"Ничек исән калганмындыр..."
Аралашырга, сөйләшергә яраткангамы, бик күпләр миңа күргәннәрен, язмышларын сөйлиләр. Кемдер шул рәвешле эчен бушатырга, кичерешләрен уртаклашырга теләсә, кемгәдер бер җылы сүз, киңәш кирәк. Нәсимә апа да күпне күргән икән. Тормыш юлын, анда очраган авырлыклары турында сөйләгәндә авызына каратты да куйды мине әлеге мөлаем татар апасы. Бик күпне бәян итте ул, ләкин укучыларны ялыктырмас өчен, аның белән булган бер хәлне генә язып үтәм.
Харисова Нәсимә Гариф кызы 1939 елда Азнакай районы, Урсай авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе сугышка киткәндә 2 яшьлек булып калган ул. Гариф ябый яу кырыннан кайтмаган. Әбисе һәм әнисе тәрбиясендә үскән сабыйга кечкенәдән нужа камчыларын күп татырга туры килгән.
Нәсимә апа туган авылында җиденче классны тәмамлагач, Бөгелмә медицина училищесына укырга кергән. Аның миңа бәян иткән вакыйгасы менә шул студент елларында булган.
1955 елның 6 ноябре. Дәрестән соң студентлар бәйрәм ялларына туган якларына кайтырга ашкына. Нәсимә дә кайту юлына чыгып баса. Кызның бәхетенә, аңа юлдаш булып, бер ир белән хатын да килеп кушыла. Сөйләшеп китәләр болар. Әлеге пар кечкенә балаларын авылда әти-әниләре карамагында калдырып, үзләре Бөгелмәдә эшлиләр икән. Бәбекәчләрен өзелеп сагынуга түзә алмыйча, туган якларына — Мишәр Мөслиме авылына кайтып барулары икән аларның. Хуш, алар бергәләп Азнакайга кайтып җитү бәхетенә ирешәләр. Бу вакытка инде караңгы төшкән була. Урамда нык салкын, кар да явып тора. Ярты юлда туктап калып булмый бит инде, авылларына таба җәяүләп кузгалалар болар. Шактый атлыйлар, инде төн урталары җитә. Нәсимәнең өстендә юка гына бишмәт, аягында резин итек. Бераздан буран котыра башлый һәм алар юлны югалтып, адашалар. Теге ир заты: “Берәр эскерт табып, шунда ышыкланыйк”, — дигән фикер җиткерә. Нәсимә куркудан өшегән аякларын тыпырдатып елап җибәрә. “Шул эскерт эчендә катып үләрбез дә, язын эскертне тарттырганда гына табып алырлар инде безне”, — дип кайгыра кыз бала. Күз ачкысыз буранда, кая барганнарын да белмичә, билгесезлеккә таба бераз атлагач, кибәк эскерте очрый аларга. Аны да кар каплап киткән була. Куллары бик нык туңса да, өчәүләп шунда куыш ясыйлар. Нәсимәне эчкә үк кертәләр, аның артыннан теге хатынны. Соңыннан гына ир кеше керә. Аңа юньләп урын да калмый.
Иртән таң беленә башлауга туңып беткән юлчылар кабат юлга кузгалалар. Буранның туктарга исәбе дә юк. Зур сынаулар үтеп кайта торгач, Мишәр Мөслименә җитү бәхете татый аларга. Чәйләр эчеп, эчкә җылы кергәч, Нәсимә елга буйлап кына үзенең туган авылы Урсайга кайтмакчы булып, юлга кузгала. Ләкин юлларны көрт басу сәбәпле, юлдашлары йортына кире әйләнеп кайта. Көнозын колхоз идарәсендәге телефонга чылтырата торгач, көчкә элемтәгә чыгып, кич белән туган авылыннан ат белән килеп алалар аны.
“Теге чакта балалыгым белән юлдашларымның исемнәрен дә сорарга онытканмын”, — ди Нәсимә апа. Бәлки шушы язманы укып, үзләрен танырлар дип тә өметләнә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев