Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек ял итсәң, шулай укыйсың. Әллә киресенчәме?

Балаларның җәе ничек үтәргә тиеш? Һәркем баласын үзе теләгән җирдә ял иттерә аламы? Респуб­ликада җәйге ял ничек оештырыла? Татарстан Министрлар Кабинетында әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләделәр.

– Республикада күп кенә җәйге лагерьларны яңарту башланды. Кайберләре уры­­нына бөтенләй башкасы төзе­лә. Быел респуб­ли­каның 45 районында 94 шәһәр яны ял итү урыннары капиталь тө­зек­ләнде­реләчәк, – ди Та­тарс­танның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов. – Безнең әле хыялыбызда үзе­бездә урнашкан сәла­мәт­лән­дерү лагерьларына башка тө­бәктәге балаларны да җә­леп итү уе бар. Әмма иң элек би­редә эшләячәк педагогларны әзерләргә ки­рәк. Үзем дә кеч­кенәдән ял итәргә күп йөр­дем. Кү­ңе­лемдә урамдагы иске бәд­рәф түгел, педагогларым саклана. Шуңа да бала вакытын файдалы уздырсын өчен, үз эшенең остасы булган белгечләр кирәк.


Дамир Фәттахов ки­лә­чәктә һәр лагерьны интернеттан карау мөмкинлеген, онлайн рәвештә билет сатуны да оештырмакчы.


– Бу – бик җитди проект, мондый тәҗрибәне беренче тапкыр кертәбез. Бәлки, барлык белгечләр аңа әзер дә түгелдер, ләкин без җәйге сәламәтләндерү кампаниясен балалар, ата-аналар өчен мөмкин кадәр ачык, уңайлы итү бурычын куйдык. Онлайн режимда сатып алгач, квитанция белән “Җәй” үзәгенә килеп, юлламаны алырга гына кирәк булачак. Бу беренче чиратта әти-әниләр өчен уңайлы булыр дип уйлыйм. Сайтта лагерь күренешлә­ре, инфраструктура белән фото, видеоматериаллар, нинди профильле сменалар, бел­геч­ләр эшләячәге турында мәгълүмат булачак. Әйтик, нинди бүлмә­ләрдә яшәячәк­ләр, ашханә ни хәлдә, җи­тәрлек шартлар бармы – барысын да интернеттан күзә­теп булачак. Әлегә бу проект дүрт лагерьда сынау үтәчәк, – ди ул.


“Җәй” республика үзәге җитәкчесе Раил Моратшин, лагерьларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәве зур әһәмият уйный, ди. “Бүген күп кенә ял итү урыннарында Татарстанның Га­дәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкил­ләре тарафыннан кисәтүләр бар. Са­нитар-эпидемиологик ягы да тикшерелә. Әгәр янгын куркынычсызлыгына әзер түгелләр икән, бу лагерьларга эшләү хокукы бирелми. Шулай ук тыштан да, эчтән дә искитмәле төзел­гән бинада эчәргә яраклы су юк икән, бу очракта да эшләргә рөхсәт бирелми”, – ди.


Кемнәрдер үз районнарында урнашкан лагерьга эләксә, кайберәүләргә хәт­та Кара диңгез буенда ял итү бәхете дә тиячәк. Быел Краснодарда – 3250, Кырымда 2500 бала ял итәчәк. Араларында республика кү­­лә­мен­дә төрле бәйге­ләр­дә зур җи­ңүләр яулаучылар, “Йолдызлык” фести­ва­лендә катнашучылар, физик мөмкинлеге чик­ләнгән сабыйлар һәм чит гаиләдә тәрбияләнүче ятим­нәр бар.


Баланың ялы ничек үтә, укуы да шулай булачак. Аларны дөрес юнәлештә ял итте­рергә кирәк. Укучылар ял вакытында үз сәләтләрен күр­сәтсен, вакытны да файдалы итеп уздырсын иде. Татарс­танның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина шул фикердә.


– Быелдан яңа юнә­леш­тәге ял итү урыннары бар. 300дән артык тәрбиягә алынган бала әти-әниләре белән бергә ял итә. Биредә алар өчен махсус тренинглар үткә­релә, психологлар эшли. Та­гын бер яңалык – “Тату сыйныф серләре” дигән бәйгедә җиңү яулаган сыйныф әти-әниләре белән кү­ңелле итеп ял итәчәк. Әлеге смена Биектау районындагы “Костер” респуб­лика балалар үзәген­дә 6 августтан 23 августка кадәр узачак. Сменада әти-әни­ләре белән укучыларга 250 юллама бирелде. Ата-ана­лар һәм сыйныф җитәк­чесе белән җиңүче сыйныф укучылары барысы да бара ала, – дип хәбәр итте ул.


Әгәр бушлай юллама эләкмәсә, нишләргә? Казанда яшәүче Гөлзирә Нәбиул­лина ике бала үстерә. “Бик теләсәм дә, балаларны каядыр җибә­рергә куркам. Тыныч күңел белән авылга гына кайтара алам. Анда ял да итеп була, әбиләре белән эшкә дә өй­рәнәләр”, – ди ул. Ә менә Зөл­фия Вәлиева кызын Кара диңгезгә җибәрә. “30 мең сумга юллама алдым. Үзе дә, барам, дип тора. Аллага тапшырган. Без­нең ял итәргә вакыт юк, балалар булса да диңгез кү­реп кайтсын”, – ди ул. Кайбер балалар җәен ял итү урынына эш табарга тырыша. 16 яшьлек Айнур Газизов, паркта туң­дырма сатарга урнашам, ди. Санаулы вакыт тиз уза. Өч ай бит әле, дип торган ял күз ачып йомганчы үтә дә китә. Иң мө­һиме, ял истә калырлык булсын!


Җәйге ял буенча сораулар белән тәүлек әйләнә эшләүче 293-12-91 номеры буенча Республика ведомствоара комиссиясенең “кай­нар” элемтәсенә мөрә­җәгать итәргә була.

Фото: https://pixabay.com

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев