Саба таңнары

“Ник аласыз детдом баласын?!”

Яшел Үзән районының Норлат авылында гомер итүче Кашаповларга балалар йортындагы сабыйлар үзләре килеп гаиләгә алуларын сорый икән. Роза ханым ятимнәр йортында тәрбияче булып эшли. Ире Фирдүс абый да биредә хезмәт куя. Ленинград шәһәрендә яшәгән Роза кайчандыр Яшел Үзән районында яшәрмен дип уйлап та карамаган.

Язмыштыр инде, сеңлесенең туена чакырылган танышлары үзләре белән бер кунак егетен ияртеп алып киләләр. Кыскасы, чакырылмаган кунак була ул. Фирдүс белән Роза әнә шул туйда танышалар. "Ул вакытта самолет бәясе кыйммәт түгел, 30 гына сум тора иде. Фирдүс сагынган саен яныма килә дә җитә. Озак йөрмәдек, өйләнешеп тә куйдык", - дип искә ала Роза.
Безгә балалар үзләре кайта
Яшьләр Яшел Үзән районында тормыш итә башлыйлар. Норлатка кияүгә килгәч, ул ятимнәр йортына эшкә урнаша. Аларның бер-бер артлы өч балалары туа. Башта кызлары Ландыш, аннары Алмаз, аннары Чулпан дөньяга килә. Бу балалар яшьтән үк җырга-моңга гашыйк булып үсә. Театр түгәрәгенә йөриләр, матур итеп бииләр, җырлыйлар. Инде балаларга сөенеп тыныч кына яшә бит. Тик тынгысыз күңелле Кашаповлар үзләренә ятимнәр йортыннан кунакка балалар алып кайта башлый. Беренче итеп Алексейны алып кайталар. Малай да ярата үзләрен. Балалар йортында калдырып китүгә, күзләре яшьләнеп кала. Ә бервакыт Роза инде акны карадан аера башлаган Алексейга киңәш бирә: "Әгәр берәр гаилә алам дисә, каршы килмә. Сиңа гаиләдә яшәргә кирәк". Ә сигезенче сыйныфта укыган егетнең җавабы көтелмәгәнчә була: "Нигә сез генә мине үзегезгә алмыйсыз?" "Башта ни әйтергә дә белмичә калдым. Ә ул минем ирем белән дә, директор белән дә сөйләшергә өлгергән икән инде. Ничек каршы киләсең? Икенче көнне үк Алексей безгә кайтты", - дип искә ала Роза. Тик әле өйдә үз балалары да бар бит. Алар нәрсә әйтер? Шөкер, каршы килмиләр.
Алексей инде буй җитеп, мәктәпне әйбәт кенә тәмамлап, солдат хезмәтенә киткән. Хәзерге вакытта Хабаровск шәһәрендә контракт буенча хәрби хезмәтен үти. "Гел шалтыратып тора. Әти, әни дип эндәшә. Әле күптән түгел очрашып йөргән кызын алып кайтып күрсәтте. Командирларыннан мактау хатлары килә. Әтисе агач эшләренә өйрәткән иде. Машина йөртү таныклыгы да алды. Алексеебыз белән бик тә горурланабыз. Туры юлдан тайпылмыйча гына яшәсен иде", - ди Роза апа.
Алексейны алып, озак та үтми, Роза апа янына кул эшләренә өйрәнергә йөрүче кызлар килә. Зоя белән Камилә дә: "Безнең сездә яшисе килә", - диләр. Бераздан Таня исемлесе дә шул сүзне әйтә. "Ничек инде бу балаларга каршы киләсең. Бездә аларга ошый икән дидек тә, кызларны да үзебезгә алдык. Ә аннары Андрей исемле малай килде. Аларны бит тәрбиялисе дә бар. Шул чакта бөтенләй телсез калдым. Ни әйтергә дә белмим. Балага аптыраганымны сиздермәскә тырышып, ирем белән киңәшләштем. Ә Фирдүс бик тә кешелекле шул безнең. Каршы килмәде. Шулай итеп тагын бер малайлы булдык. Ә бераздан Арча районындагы бер гаиләдә 5 ел торган малайны безнең балалар йортына китерделәр. Чын исеме Алексей булса да, аны татарчалаштырып Алмаз дип йөрткәннәр. Гаилә башлыгы үлеп киткәч, Алмазны тәрбиягә алган әнисе авырый башлый. Менә шунлыктан баланы кире китерәләр. Ул малай да Фирдүс янына йөри башлады. Без аны да алдык. Арчада чакта мәчеткә йөргән, намаз укый. Хәтере бик яхшы. Тукай шигырьләрен яттан белә. Әллә инде арада иң кечесе булгангамы, бөтенесе Алмаз тирәсендә бөтерелә, - дип сөйли Роза. - Әниемнәр 13 бала булган. Әбием еш кына: "Ун балага ашау салганда, унберенчесенә бер тәлинкә аш табыла", - ди торган иде. Ә әтием ятимлектә үскән. Безне гел яхшылыкка өйрәтеп үстерде. Ятим бала күрсәгез, башыннан сыпырып булса да узыгыз, дип сөйли иде. Менә шуңа күрә дә чит кеше кайгысын үземнеке итәргә өйрәндем дә инде", - дип сөйли Роза.
Үбешүнең дә бар файдасы
Тәрбиягә алынган балаларның акчасына кызыгалар дип тә әйтүчеләр очрый. Бу хакта Розаның фикере: "Без дә мондый сүзләр ишетәбез. Әмма үзең ятимнәр йортында эшләгәч, аларның күңелен бик яхшы беләсең. Өй тутырып алган баланы, тәрбияләргә дә кирәк бит әле. Үз әти-әнисеннән күрмәгән игелекне күрсәтергә тырышабыз. Бар яратуыбыз алар өчен. Бездәге балалар төрле гаиләдән. Барысының да үз әти-әнисе бар. Тәртипсез яшәгәннәр. Бу сабыйлар тормышның ачысын-төчесен күргән. Шуңа да гаиләгә килеп кергән мәлдә, алар югалып кала, - ди сөйли Роза. - Балалар әти-әниләре белән очрашырга барганда, аларга күчтәнәчләр биреп җибәрәм. Шулай итеп сабыйларны әдәпкә өйрәтәм. Хәзер инде әти-әниләре алар артыннан миңа да күчтәнәч җибәрә башлады. Бервакыт бер кызымның әбисе каршыма чыгып: "Ник минем оныгымны тәрбиягә алдың? Мин үзем дә детдом баласы. Үссен иде шунда", - дип ачуланды. Ә еллар узгач, килеп рәхмәт әйтте. Балалар кайда нинди тормыш икәнен чагыштырсын, белсен өчен дә әти-әниләре белән очрашу кирәк. Алар безне өзелеп ярата. Бервакыт Әниләр көнен бәйрәм итәргә утырдык. Алексейның армиядә вакыты. Чәй эчеп утырабыз. Берзаман ишектән ике кулына нидер тоткан кеше күренде. Карасам, Лешам икән! Матур итеп торт ясаткан. Мине котларга дип сорап кайткан улым! Кулында роза чәчәкләре. Ятим балаларны канатыбыз астына алып дөрес эшләгәнне аңладым. Балалар рәхмәтле була белә алар. Ятимнәрнең бер рәхмәте ничә бәладән коткарадыр әле. Шулар рәхмәте белән яшибез дә инде".
Авылда яшәсәләр дә, маллар тотмыйлар икән. "Фирдүс абыең аларны бик кызгана. Ул хәтта тавык та суймый. Шунлыктан без бакча эшләре белән мәш киләбез. Балаларга эш бүленгән. Ризыкны да чиратлашып пешерәләр. Без кайткан вакытка өстәл дә әзерләп куялар. Алар пешергән ризыкны иң элек без ашап карыйбыз. Ни әйтерләр дип күзгә карап көтеп торалар. Кайчак бераз тозы күп булса да, җитмәсә дә, тәмле, дип ашыйбыз. Шулай кирәк! Ә аларның без мактаганга ничек сөенгәннәрен белсәгез иде, - дип сөйли әниләре. - Ай саен кулларына акча бирәм. "Менә шуны ай буена җиткерегез. Шоколад аласызмы, телефоныгызга саласызмы - сезнең эш. Әмма җиткерегез", - дим. Акча тотарга, гомумән, тормыш алып барырга өйрәнсеннәр. Үзебезнең гаилә мисалында ничек матур итеп яшәргә кирәклеген күрсәтәбез. Ирем мине күргәч, үбеп ала. Алар баштарак шушы күренешкә дә шаккаткан иде. Хәзер үзләре безне кочып-үпмичә мәктәпкә дә китми. Әгәр озак яшисең килсә, өйдә гел бала тавышы булырга тиеш".

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: