Ник кадерсез син, туган ил җире?!
Бөтен дөньяга мәгълүм: Россиядә җир кадерен белмиләр. Гомуми мәйданы 27 мең квадрат километр булган Кырымны күршеләреннән урлап-талап алуны бәйрәмгә әйләндергән бу ил биниһая зур мәйданнарны Кытайга арендага бирә бүген. Аннан да күбрәк территорияләр ташланып, чүп басып, урман үстереп ята.
Мәсьәләнең кызык ягы шунда: безнең үзебезгә кирәкмәгән җиргә Израиль гыйбрилары кызыга, кытайлылар инде Себерне үзләштереп, Татарстан туфрагына күз сала башладылар, немец фермерлары да, рус җирен бүлеп бирсәләр, каршы килмәсләр кебек. Европа космик агентлыгы ясалма иярченнәре, галәмнән рәсемгә төшереп, Россия туфрагының күпмесе эшкә яраксызга чыгуын ачыклаганнар әнә. Россия тикшеренүчеләрен дә керткән Европа галимнәре төркеме, галәмнән алынган рәсемнәрне өйрәнеп, ташландык рус җирләренең мәйданы 39 миллион гектар (!) тәшкил итүен ачыклаганнар. Бездәге сөрелмәгән җирләр мәйданы Германиянең бөтен территориясен узып киткән икән инде. Бу, рәсми мәгълүматларга караганда, якынча 25 процентка артык. Җирләр ташланып кына калмый, аларны рәтле-башлы итеп исәпкә дә алмыйлар бүгенге көндә. Тагын бер кызык феномен бар: җире кадерсез булган бу илдә урындагы чиновникларның бик күбесе җир сату махинацияләрендә яна. Бер яктан, җир ташландык булса, икенче яктан, ул – төшемле сәүдә объекты да. Авыл хуҗалыгы җире буларак чүпкә дә саналмаган туфрак бәясе, йорт төзү урынына әйләнүгә, күккә ашып кыйммәтләнә. Безнең чиновникларның тәкате менә шунда чыдамый да инде: авыл хуҗлалыгы җире категориясендәге шәһәр яны участокларын йорт төзү өчен сатып, кесә калынайталар.
Рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2018 елның беренче гыйнварына файдаланылмый торган 36 мең 504 гектар җир бар. Бу үткән елның шул чорына караганда 1 мең дә 6 гектарга күбрәк. Нигездә шәһәр яны районнары җирне сөреп чәчүдән баш тарта. Менә карагыз: Яшел Үзән районы, бер ел эчендә 1945 гектар җирне эшкәртүдән баш тартып, ташландык җирләрнең гомуми мәйданын 4324 гектарга җиткергән, Югары Ослан районы 4282 гектар җирдә чүп үстерә, Биектау районында 4 316,61 гектар җирнең туфрагын бернигә дә санамыйлар. Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр төшкән, ягулык материалларына һәм техникага бәяләр үскән вазгыятьтә тагын күпме җир яраксызга әйләнер – әйтү кыен. Бер генә нәрсәне өзеп әйтә алабыз: иген үстерү өчен җир кадерсезләнә икән, эреле-ваклы түрәләр нәфесе аны төзелеш мәйданы итеп май сыгарга атлыгып торачак.
Фото: https://pixabay.com | FelixMittermeier
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев