Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ниндие туры килсә, шундыен...

Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Зәй районы хуҗалыклары бер гектардан уртача 49,9 центнер уңыш җыеп алуга иреште. Нурлат районы хуҗалыкларында бу күрсәткеч – 46,1, Сарманда – 44,4, Кукмара һәм Тәтештә – 40,3, Актанышта – 39,2, Балтач һәм Саба районы хуҗалыкларында 38 центнер иде.

Шул ук вакытта Югары Ослан, Кама Тамагы, Менделеевск һәм кайбер башка район хуҗалыкларында уңыш күләме алда исеме атал­ган районнардагыдан ике тапкырга диярлек ким булды. Хикмәт нәрсәдә? Җир­ләре уңдырышсызмы, әллә кешеләре тиешенчә эшләп җиткермиме?  


Мондый хәлнең сәбәп­ләрен бер-ике сүз белән генә әйтеп бетереп тә булмый. Быел 49 нчы язын Лаеш районы “Хәерби” хуҗа­лыгы кырларында каршылаучы, Та­тар­станның һәм Россиянең атказанган агрономы Шамил ага Кушмин әйтүенчә, җир үзен яратканнарны гына ярата. Тиешле тәрбия бир­гәндә, беркайчан да игенче алдында бурычлы булып калмый.


Шамил ага мул уңыш алу өчен тиешле агротехник чараларның барысын да вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга кирәк дип саный. “Хәерби” хуҗа­лы­гын­да бу эшләр исә урып-җыю тәмамлану, дө­ресрәге, кырдан уңыш җыеп алу белән башланып китә. Кайсы кырга кайчан нәрсә чәчү кирәкле­ген дә хуҗалыкта бергәләшеп хәл итәләр. Кү­мәк эшнең нәти­җәсе дә кү­ңелле. Узган елда хуҗалык һәр гектардан 40 центнерга якын уңыш җыеп алган.
Шамил ага әйтүенчә, бөр­теклеләрдән югары уңыш алуның сере  чәчүлек ор­лык­ның нинди булуына бәй­ле. Дөрес итеп сайланган орлык уңышны ким дигәндә 15-40 процентка арттырырга сә­ләтле, ди тәҗрибәле  агроном. Хуҗа­лыкта язгы чәчү өчен әзер­ләп куелган орлык­ның 60 проценты – элиталы, 40 про­центы суперэлита булуы да шуны раслый.


Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалыннан алынган мәгълүмат­ларга караганда, республикабыз хуҗалыкларында язгы чәчү өчен 367 мең тоннадан артык орлык әзер­ләнгән. Бу кадәр байлык үзебезнең ха­җәтләрне тулысынча канә­гатьләндерергә җитәргә тиеш кебек. Әмма, әлеге дә баягы, кайда – күп, кайда яртысы да юк икән шул.


Филиал белгечләре уз­дырган тикшерү нәти­җәлә­реннән күренгәнчә, Аксубай, Азнакай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Минзәлә, Сарман, Кайбыч һәм Чирмешән районы хуҗалыклары  чәчү­лек орлык белән нибары 69-70 процентка гына тәэмин ителгән. Бөгелмә районы хуҗалык­ларында бу күрсәт­кеч тагын да түбәнрәк. Бел­гечләр әй­түенчә, югары сый­фатлы орлык –  мул уңыш­ның нигезе.


Табигать үзенекен итә. Февральнең соңгы көннәре салкыннары белән үзәккә үтсә дә, кояш нурлары торган саен күбрәк сиздерә. Әй­терсең лә, амбар капкалары аша үтеп, җир куенына керергә тиешле орлыкларны тизрәк уятырга тели.


Бүген күп хуҗалыкларда чәчүлек орлыкның сыйфатын тикшерү бара. 13 район бу эшне башкарып чыгарга да өлгерде. Актаныш, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Балтач, Теләче һәм кайбер башка районнарда бу эш аеруча оешкан төстә үткәрелде. Хәзер исә тикшерү вакытында ачыкланган җитеш­сез­лекләрне бетерү чаралары күрелә. Ә менә кайбер район хуҗалыкларын чәчүлек ор­лыкның сыйфаты әллә ни кызыксындырмый булса кирәк. Минзәлә районы ху­җа­лык­ларында да аның әле­гә 43 проценты гына тик­шерелгән. Ә бит язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр генә калып бара.


Иң борчыганы – чәчүлек орлыкның нибары 20 проценты гына элиталы булуы. Югары җитештерүчән оригиналь сортларга акча кызганып, ниндие туры килсә, шундыен чәчеп, мул уңышка өмет итеп булмый шул инде.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев