Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнисен үтерүгә заказ биргән татарстанлы тотылган

Казанда полицейскийлар әнисен үтерүгә заказ биргән егетне тоткарлаган. Юдино бистәсендә яшәүченең хатын-кызны үтерү өчен киллер эзләве турындагы хәбәр полицейскийларга 4 гыйнварда килеп ирешә. Бу хакта 31 яшьлек егет хәбәр итә. Шикле егет аңа җинаять кылу тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән була. Шаһит сүзләренә караганда, 1 гыйнварда Бауман урамындагы төнге клубларның берсендә...

Казанда полицейскийлар әнисен үтерүгә заказ биргән егетне тоткарлаган. Юдино бистәсендә яшәүченең хатын-кызны үтерү өчен киллер эзләве турындагы хәбәр полицейскийларга 4 гыйнварда килеп ирешә. Бу хакта 31 яшьлек егет хәбәр итә. Шикле егет аңа җинаять кылу тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән була.
Шаһит сүзләренә караганда, 1 гыйнварда Бауман урамындагы төнге клубларның берсендә аңа элеккеге танышы килеп (элек алар бергә эшләгән), "кеше үтерү өчен кеше табарга кирәк", дип белдергән. Әңгәмәдәшенең салмыш булуын исәптә тотып, егет аның сүзләренә игътибар бирми. Әмма 3 көннән соң телефоннан сөйләшү барышында элеккеге танышы ниятләрен раслый. Шуннан соң 31 яшьлек егет полициягә мөрәҗәгать итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Юдино бистәсендә яшәүче шикле егетне күзәтә башлый һәм аның булачак киллер белән һәр очрашуын контрольда тота.

Әңгәмәләрнең берсе барышында 26 яшьлек шикле егет иптәшенә булачак корбан яшәгән Светлая урамында очрашырга тәкъдим итә. Урында ул әнисен үтерергә теләвен әйтеп, хатын-кызның көн тәртибе, аның өйдә ялгызы булу сәгатьләре турында сөйли, шулай ук фатир ачкычын тапшыра. Бүлмәләрнең берсендә яшерелгән 170 мең сум акчаны киллер эше өчен түләү буларак алырга тиеш була. Тагын 50 мең сумны заказчы җинаятьтән соң тапшырачагын ышандыра. Барысы турында да сүз куешкач, танышлар аерылыша.

Икенче көнгә шикләнелүчене җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре подъезддан чыгып барганда тоткарлый. Ул габен тулысынча таный. Тоткарланган егет сүзләренчә, әнисен үтерү теләгенең сәбәбе - гадәти көнләшү: янәсе, хатын-кыз, үзе артыннан илтифат күрсәтеп йөрүче ире барлыкка килгәч, шикләнелүче һәм аның энекәшенә тиешле игътибар күрсәтүдән туктаган.

Шикле егет сак сатына алынган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев