Нишләтергә сезне, “целевик“лар?
“Мәгариф турында“гы Федераль законның максатчан уку юнәлешенә үзгәрешләр кертү турында“ дип аталган канун тагын бер мәртәбә “целевик“лар проблемасын күтәрә. Бу “сакаллы проблема“ турында күптән сөйләшүләр бара.
Максатчан укуга юллама алу җиңел эш түгел. Уку елы башында ук дәрәҗәле әти-әниләр министрлыклар, җирле хакимиятләр ишек төпләрен таптый башлый. “Целевик“ булу бәхетенә бик күп очракларда укырга яратмаган балалар ирешә. Ни өчен хакимиятләр һәм министрлыклар “целевик“ итеп иң сәләтле балаларны җибәрмиләр дигән сорауның да җавабы бик билгеле: “йонлач кул“ һәм ришвәт хәл итә мәсьәләне. “Целевик“ларның бер өлеше югары уку йортын тәмамлый алмый, чөнки тырышлык һәм сәләт җитешми. Диплом алуга ирешкәннәрнең дә илле проценты үзләрен җибәргән төбәккә яисә предприятиегә эшкә кайтмый. Хәтта ки максатчан укуга төзелгән килешүләрнең дә илле процентында эшкә кайтып урнашу турында бер сүз дә юк икән. Эшкә кайтам дип торган белгечләрне кабул итмәгән оешмалар да бар. Яисә эшкә урнаштыру социаль яктан яклау чаралары белән ныгытылмаган.
Мәгариф һәм фән министрлыгы эшләгән канун проекты менә шул кимчелекләрне бетерүне күз алдында тота. Катлаулы итеп эшләнгән бу проектны кабул иткәндә дә аны тормышка ашыру өчен тагын ун өстәмә норматив акт кабул итәргә кирәк икән, имеш. Шуннан соң “целевик“лар һәм аларны эшкә җигү проблемасы хәл ителәчәк, дип вәгъдә итә чиновниклар. Акыллы җитәкчеләр бүген дә уңышлы хәл итә ул мәсьәләне. Мәктәпне иң уңышлы тәмамлаган укучыларны җибәрәләр укырга һәм вузда уңышлы уку проблемасы да, белгеч булып туган якка кайту проблемасы да хәл ителә. Үз эшенә җаваплы һәм намус белән караган җитәкче юк икән, әллә ничә киртә куйган канун эшләсәң дә, барыбер киртәләр аша сикерү яисә әйләнеп үтү җае табылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев