Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Низаглы йорт: абыйсы энесенең гаиләсен йорттан куа

«Үзебез салган йортта яши алмыйбыз. Иремнең абыйсы безне төп нигездән куа. Кышка каршы ирем, кызым, ике оныгым белән кая барыйк? Нигә бу дөньяда оятсыз «акулалар» гына үзләре теләгәнчә кылана? Хәләл көч белән тапкан, маңгай тирен тамызып төзегән йортыбызда тынычлап яши алмыйбыз. Безнең кебек гади халыкны яклый торган берәр закон бармы?» – дип, редакциягә Балтач районының Чепья авылыннан Гөлсинә Животникова мөрәҗәгать итте. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, хат эзеннән Балтачка юл тоттык.

«Үзебез салган йортта яши алмыйбыз. Иремнең абыйсы безне төп нигездән куа. Кышка каршы ирем, кызым, ике оныгым белән кая барыйк? Нигә бу дөньяда оятсыз «акулалар» гына үзләре теләгәнчә кылана? Хәләл көч белән тапкан, маңгай тирен тамызып төзегән йортыбызда тынычлап яши алмыйбыз. Безнең кебек гади халыкны яклый торган берәр закон бармы?» – дип, редакциягә Балтач районының Чепья авылыннан Гөлсинә Животникова мөрәҗәгать итте. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, хат эзеннән Балтачка юл тоттык.

Туган белән туган ызгышса...

Гөлсинә белән Юрий Животниковлар менә инде 31 ел Чепья авылында Пионер урамындагы 17нче йортта гомер кичерә. Бу йортны Юрийның әтисе Иван абзыйга эш урыныннан биргән булганнар. Әтиләре күптән мәрхүм инде.

Животниковлар ике бала тәрбияләп үстергән. Кызлары Регина ике баласы белән әти-әнисендә яши. Бер сабые әле яңа туган гына. Озак еллар гаилә Юрийның әнисе Любовь түти белән гомер иткән. Авылдашлары әйтүенчә, килен белән каенана тату яшәгән, әби балаларны карарга да булышкан, өй эшләрен дә бергә эшләгәннәр. 1993 елда өйгә янкорма салганнар.

– Материалларны үзебез сатып алдык, туганнар да булышты. Идән, түшәмнәрне, тәрәзәләрне, ишек яңакларын туганнар белән бергә эшләдек. Йортка газ, су керттек. Җиһазлар, көнкүреш техникасы сатып алдык, электр чыбыкларын алыштырдык. Блоктан абзар салдык, сарайларны яңарттык, веранданы зурайттык, аны сайдинг белән тышладык, профнастилдан койма тоттык, – дип сөйли Гөлсинә апа.

2008 елда бу янкорманы, йортны теркәлү палатасында законлы рәвештә рәсмиләштереп, барысын да Любовь әби исеменә яздырганнар.

Аңлашылмаучанлыклар сугыш ветераннарына йортлар бирелә башлагач килеп чыккан. Мәрхүм Иван абзый сугышта катнашкан. 2010 елда, «Ветераннарны һәм аларның тол хатыннарының яшәү шартларын яхшырту» программасы нигезендә, Любовь әбигә дә фатир тиешле дип тапканнар. Гөлсинә апа исеменә ышанычнамә кәгазе рәсмиләштергәннәр. Барлык документларны җыеп тапшырганнан соң, фатирны Казаннан сайлаганнар. Тик шулвакыт Юрийның бертуган абыйсы Роберт кайтып төшкән.

– Алар берничә туган, гел безгә кунакка кайтып йөрделәр. Роберт дигәне араларында аерылып тора. Телгә оста ул. Юк кына әйберне дә кәнфит итеп төреп бирә белә. Мөнәсәбәтләребез әйбәт иде, хәзер менә бер-беребезне күрәлмыйбыз, – ди Гөлсинә апа.
Туганнар арасында бәхәс нидән чыкканын төгәл генә ачыклый алмадык. Ләкин бер нәрсә тәгаен аңлашыла: бу хәлләргә көнчелек, акчага кызыгу, ветеран фатиры сәбәпче.

Әбигә Казаннан фатир бирелергә тиешлеге ачыклангач, киленгә яздырган ышанычнамә кәгазен, барлык документларны Роберт сорап алган. Шуннан соң Чепьяда әти-әнисенең төп нигезе янәшәсендә үк 11 сутый җирдә йорт салдыра башлаган. Барлык мөлкәтне, йорт-җирне, каралты-кураны, ветеран хатыны буларак тиешле фатирны Любовь әби Робертка бүләк иткән. Закон нигезендә, мирас итеп калдырган, дарственный килешүе ясаткан.
 
«Юрик – синең Аллаң да, саклаучың да»

Гөлсинә апалар йортына капкадан керә алмадык: Роберт абыйлары шулай хәл иткән, капкадан йөртми, диделәр. Алар профнастил рәшәткәнең бер өлгесен алганнар да үзләренә аерым ишек ясаганнар.

– Көн саен Роберт безне йорттан куа. Чемоданнарыгызны җыя торыгыз, ди. Өй ишеген бикләргә ярамый. Ул һәрчак кереп тикшереп чыгарга мөмкин. Быел әнә бакчаны да икегә бүлдерде. Миңа кояш төшә торган як кирәк дип, иң матур урынны үзенә алды. Ләкин Аллаһы Тәгалә барысын да күрә бит, янәшә кишәрлекләрдә утыртсак та, безнең бәрәңгебез уңды, ә аныкы вак булды, – дип сөйли Гөлсинә апа.

Туганнарының кыланмышларын, аларны мыскыл итүләрен сөйләп бетерә алмый ул. Күзендә яшь. «Роберт миңа кул күтәрде», – дип тә зарланды әле.Үз күзләрем белән күрмәгәч, нахак бәла яга алмыйм, ләкин миңа тыңлаткан аудиоязмада Роберт абыйның ярсу холкы чагыла. Ул Гөлсинә апа озак еллар үстергән виноградны йолкып аткан. Шул чакта чыккан бәхәсне диктофонга яздырып алганнар. Анда аты-юлы белән сүгенгән туганнар арасында Роберт абыйның ярсыганы аеруча сизелә.

Хәзер 90 яшьлек Любовь әби Роберт улы янына күченгән. Без килгәндә, хуҗа төзелеш эшләре белән мәш килеп йөри иде, исәнләшә генә алдык. Гөлсинә апа: «Минем яныма кеше килгәнне яратмый, сезгә дә якты йөз күрсәтмәс, аның белән сөйләшмәгез», – дип, безне тизрәк алып кереп китте. Ике якны да тыңламасак, гадел булмас иде, шуңа Роберт абый белән башка көнне элемтәгә чыктык.

– Безгә килен булып килгән көннән үк яратмадым Гөлсинәне, түзеп кенә яшәдем. Әни: «Зинһар кайт, мин башка алар белән яши алмыйм», – дигәч, эшемне, фатирымны калдырып, авылга кайттым. Әни хәзер минем белән яши. Шөкер, кызлар кебек әле, – диде ул. – Әни безне бертигез ярата. Гөлсинә энемнең кадерен белми. Хәзер Юрик эчкечегә әйләнде, беркайда да эшләми, шуңа без аны кызгандык. Йортны кемгә яздырырга икән дип әни озак уйлады. Юрикка яздырса, хатыны берәр хәл эшләтеп, өйне үзенә калдырыр, дип курыктык, шунлыктан әни бар мөлкәтен миңа бүләк итте. Яңа туган балалар, оныклардан файдаланмасын Гөлсинә! Икенче туган балага ана капиталы бирелә. Авылда 100 мең сумга да йорт сатып алырга була. Мин һәр туган баланы тәэмин итәргә дәүләт, сабыйның атасы да түгел. Түземлегемнең чиге бетте. Юрий исән чакта мин аларга тимим. Ни дисәң дә, бертуган энем, мин аны кызганам. Ә Юрийга берәр хәл була икән, барысын да бер көндә куып чыгарачакмын. Гөлсинәне кисәтеп куйдым: Юрик – синең Аллаң да, саклаучың да, дидем.

Энесе белән киленен капкадан кертмәвен ремонт эшләре белән бәйләп аңлатты. Эшләргә комачаулыйлар, ди. Әнисен килене, оныклары белән күрештерергә бик тырышмый. «Гел күзәтеп йөрим, уйларында ни барын кем белсен? Ә Юрик безгә рәхәтләнеп керсен, ул бит әнинең газиз баласы», – диде Роберт Животников.

Бүләк иткәнне кайтарып булмый

Животниковлар гаиләсендәге бәхәс хакында Чепья авылы участок полициясе, Балтач районы прокуратурасы, суд хәбәрдар. Закон ягыннан, монда бәйләнерлек урын юк. Милек – Роберт Животников исемендә. Бүләк ителгәнне кире кайтарып булмый. Бу мәсьәләдә юристлар белән дә киңәшләштек. Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе Рамил Миңнуллин аңлатуынча, бүләк иткәндә, ягъни дарственный ясатканда, Росреестр органнарында дәүләт теркәве узарга кирәк. Алты ай узгач, мираска хокук турында таныклык тапшырыла. Әгәр дә дарственный килешүе үз көченә кергән икән, Роберт Животников үз йортындагы кешеләрне күченергә мәҗбүр итәргә хокуклы. Балигъ булмаган балаларга килгәндә, бу мәсьәлә судта, прокуратура, опека органнары катнашында хәл ителә. Сабыйлар шул йортта теркәлгән булсалар, йорт милекчесе аларны чыгарып җибәрергә җыена икән, барыр урыннары, яшәргә тораклары барлыгын расларга тиеш.

Юристлар әйтүенчә, янкорманы төзетүдә Гөлсинә белән Юрий Животниковларның өлешләре кергән булса, алар моны төзелештә тотылган материалларга чеклар, документлар белән расларга бурычлы. Рәсми дәлилләр булмаганда, йорттан өлеш өмет итү урынсыз.

Гөлсинә апа: «Йортны безгә яздыруы кирәк түгел. Иң мөһиме – тынычлыкта калдырсын. Гомер буе үзебез карап тоткан торакта яшәргә комачауламасын», – дип тели. Әби дә улларының дус яшәүләрен тели. Ветераннарга йортлар бирү күп гаиләләрдә ызгышка китерде. Шул ук вакытта туганлык җепләренең чыдамлылыгын, мөнәсәбәтләрнең ихласлылыгын сынады кебек. Бу гаилә дә таркалмас, үзара аңлашыр, закон гына түгел, кешелек нормалары да роль уйнар дип өметләник.

Белгеч сүзе

«Татарстанның Нотариаль палатасы» ассоциациясенең башкаручы директоры Антон Шибаев:
 
– Дарственный килешүе вакытында милек хуҗасы үзе исән чагында милкен икенче берәүгә кире кайтарып алмас өчен бирә. Бу очракта ул бүләк иткән мирасыннан колак кага, аның ул мөлкәткә бер катнашы да булмый. Бүләк итү процессын кире үзгәртүе бик авыр. Россия Гражданнар кодексының 578нче маддәсе нигезендә, дарственный килешүен берничә очракта гына өзәргә мөмкин: балигъ булмаган балаларның хокукларын исәпкә алып төзелмәгәндә; әгәр милек хуҗасының 18 яшькәчә баласы булса, ул, торагын бүләк иткәндә, баласының мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, балигъ булмаган баласын өлешсез калдырган очракта; шулай ук документлар ахырына кадәр эшләнеп бетмәсә. Торакны яңа хуҗага рәсмиләштерү вакытында милекне бүләк итүче яки кабул итүче үлеп киткән очракта да, дарственный килешүе өзелә.

Бүләк алучы дарственный ясаткан кешенең гомеренә куркыныч тудырса, зыян салса, суд ярдәмендә килешүне өзәргә була.

Рәсем асты: Бер ишегалдындагы йортларга Животниковлар төрле ишектән керергә мәҗбүр.

 


Эльвира Мозаффар, Балтач, Чепья

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев