Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Новая музыка” оркестры юбилей концертында Казан, Мәскәү, Монголия артистлары чыгыш ясый

Оркестр С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залының С.Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәгендә эшли.

12 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында эшләгән Заманча музыка үзәгенең “Новая музыка” Камера оркестры юбилей концерты була. Бу хакта София Гобәйдулина исемендәге Заманча музыка үзәге хәбәр итә. 

Заманча музыка үзәге җитәкчесе Ләйлә Гарифуллина сүзләренчә, юбилей концертында Казан, Мәскәү, Монголиядән килгән артистлар чыгыш ясаячак. 

Үзәкнең сәнгать җитәкчесе, музыка белгече Ләйлә Монасыйпова София Гобәйдулина белән якыннанрак танышуны, һичшиксез, Заманча музыка үзәгеннән башларга кирәк, дип исәпли. “Безнең үзәк төрле яклап үсә: фестиваль-бәйгеләрдә катнашуны әйтеп тә тормыйм инде, чөнки оркестрыбызның алардан кайтып кергәне дә юк. Моннан тыш без ике елга бер фәнни конференция үткәрәбез, балалар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мәсәлән, бездә укучыларны тавышлы уен коралларында уйнарга, музыканы тыңларга, яңа инструменталь әсәрләр тудырырга өйрәтә торган “Альфа” иҗат лабораториясе эшли”, - диде ул.

Заманча музыка үзәге каршында эшләп килә торган “Альфа” лабораториясенең җитәкчесе Алсу Сөнгатуллина яшь композиторлар өчен конкурс уздыру сирәк күренеш булуын әйтте. “Ел саен балалар өчен җыр, бию, нәфис сүз бәйгеләре күпләп үткәрелә. Яшь композиторлар өчен конкурслар – сирәк күренеш. Ә бит музыка язучыларны бармак белән санап чыгып була. Бу - бик затлы һәм берәгәйле һөнәр. Безнең лабораториягә төрле яшьтәге кешеләр йөри. Балалар гына түгел, олыларның да музыка серләренә төшенәсе килә”, - диде ул.

Музыка үзәге ел саен “Звуковые пространства Софии Губайдулиной” исемле Халыкара фәнни конференция үткәрә. “Анда профессорлар да, студентлар да катнаша. Фәнни эшләр композиторыбызның әсәрләренә дә, тормыш юлына да багышлана, төрлесе бар. Иң әйбәтләре тупланма-китап булып бастырыла,” – диде музыка белгече Рәмзия Усеинова.

Әңгәмә вакытында ул Үзәкнең ачылуның тарихын да сөйләде. “Музыка үзәген ачу җиңел һәм тиз эшләнгән эш түгел, билгеле. Алай гына да түгел, София Гобәйдулинаның балачак өен саклап калуда да авырлыклар туды. Иң беренче очракта, аның Казан уртасында, Тельман урамы, 29 нчы йортта, урнашуы да сәбәп иде. Заманча музыка үзәгенең ачылуында халык фикере зур әһәмияткә ия булды. Резонанс тудыруда үз вакытында академик Булат Галиев, Рәшит Кәлимуллин (хәзерге вакытта Россиянең Композиторлар берлеге идарә рәисе) күп көч куйды. Үзәкнең ачыласы билгеле булгач, София Гобәйдулина тәмамлаган консерватория, Композиторлар берлеге, Мәскәү консерваториясе, Мәскәү һәм Казан министрлыклары. берләшеп, шактый масштаблы София Гобәйдулина исемендәге Халыкара фестиваль барлыкка килде. Беренче фестиваль композиторның 70 яшьлек юбилеена багышланды. Үзәкнең һаман да гөрләп эшләве бу тырышлыкларның юкка китмәвен исбатлый, минемчә. Шунысы кызганыч: Казанда яшәүчеләрдән музыкага укыта торган мәктәпләр генә килгәли, ни өчендер массакүләм булмаган көй һәм аны язган композиторлар белән яшьләр сирәк кызыксына. Ә менә чит ил кунаклары безгә күпләп килә. Алар йорт төзек булмаган вакытта ук килеп, буш диварларга сокланып йөргән иделәр. Чөнки София Гобәйдулина – дөньякүләм танылган композитор, бөек композитор. Ул яшәгән өйнең үз энергетикасы, җаны, рухы бар. Хәзер, реставрациядән соң, монда искиткеч матур. Теләгән һәркем София Гобәйдулинаның музеен карый ала. Без Татарстанны һәм Россияне дөньякүләм таныткан талантыбыз турында һәрвакыт рәхәтләнеп сөйләргә әзер”, - диде ул.

  • Үзәк эшли башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр, оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – Татарстанның атказанган артисты Анна Гөлишәмбәрова. 2003 елда барлыкка килгән Камера оркестры ул вакытта әле “Ансамбль” исемен йөрткән. “Новая музыка” Халыкара, Россиякүләм фестивальләрдә, бәйгеләрдә, республика проектларында катнаша. Универсиада, шәһәр көннәрендә, республика бәйрәмнәрендә классик музыканы яратучылар өчен чыгыш ясый. Оркестрның һәм С.Гобәйдулина исемендәге Заманча музыка үзәгенең директоры – Ләйлә Гарифуллина. Ул Заманча музыка үзәген 7 елдан артык җитәкли.

Фото: С.Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге архивыннан

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев