Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Новосибирскта янгында биш бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

Балаларның икесе – биш һәм җиде яшьлек кызлар, өч малайның зурысына өч яшь, кечесенә җиде ай булган.

Новосибирск өлкәсендә Искитимск районының Степная бистәсендә шәхси йортта чыккан янгында биш бала һәлак булган. Аларның икесе биш һәм җиде яшьлек кызлар, өч малайның зурысына өч яшь, кечесенә җиде ай булган. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Россия тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе “Российская газета”га хәбәр итүенчә, йорт иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә янган. Йортта 32 яшьлек хуҗа, биш баласы һәм өч кунак булган. Кунакларның берсе уянганда өй төтен һәм ут эчендә булган. Хуҗа тәрәзәне ачып, ярдәмгә чакырган.

Өлкәннәр чыга алган, балалар янгында калган. Ярдәмгә килүчеләр өйгә керә алмаган. Җинаять эше саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча ачылган. Янгын сәбәпләре ачыклана, янгын-техник экспертизасы билгеләнгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев