Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрь ае бәйрәмнәре белән

Хөрмәтле райондашлар! Сезне гражданнар хокукларының, иминлегенең гаранты – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйбыз

Бу бәйрәмнәр бердәмлеккә, тынычлыкка һәм татулыкка омтылган, тыныч яшәргә теләгән сабалылар өчен дә якын һәм кадерле. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алга таба да икътисади һәм мәдәни багланышларны киңәйтүгә, милләтләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга хезмәт итә. Тарихи тамырлары тирәнгә барып тоташкан дәүләт бәйрәме Россия тарихының онытылмас сәхифәләрен гәүдәләндерә. Болгавыр туксанынчы елларда кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе дә халыкларның милли билгеләнүгә хокукын раслады, демократик үсешкә ирешүгә федерализмны, милли-мәдәният төрлелеген, үзенчәлеген сак­лап калуга нигез булды. Кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә Татарстан ирешкән уңышлар республиканың Төп Законында беркетелгән тотрыклы икътисади һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады. Сабалылар да илебезнең һәм Татарстаныбызның чәчәк атуына, милләтләр дуслыгы ныгуына үзләренең лаеклы өлешләрен кертәләр. Төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык безгә бер гаилә булып яшәргә, һәр тармактагы эшчәнлектә, мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта, сәнгатьтә зур казанышларга ирешүгә хезмәт итә. Кадерле райондашлар! Бу истәлекле көннәрдә сезгә чын күңелдән иминлек, нык сәламәтлек, туган илебез хакына изге эш-гамәлләрегездә һәм матур башлангычларыгызда зур уңышлар телибез. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, татулык, бердәмлек һәм иминлек булсын.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев