Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрь аенда Сабада 10 исерек йөртүчене тоткарланды

Ноябрьдә, бәйрәм көннәре күп булгангамы, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина белән идарә итүчеләр күбәеп киткән. ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә бу айда 10 исерек йөртүчене тоткарладылар. Әйтик, Икшермә авыл җирлеге биләмәсе терри­тория­сендә 4 ноябрьдә - А.га, 7сендә М.га беркетмә төзелде. Аларга 1,5 елга транспорт белән идарә итү...

Ноябрьдә, бәйрәм көннәре күп булгангамы, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина белән идарә итүчеләр күбәеп киткән. ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә бу айда 10 исерек йөртүчене тоткарладылар. Әйтик, Икшермә авыл җирлеге биләмәсе терри­тория­сендә 4 ноябрьдә - А.га, 7сендә М.га беркетмә төзелде. Аларга 1,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Югары Осланнан 12 ноябрьдә Сабага килгән А.ны һәм Шәмәрдәннән 2 ноябрьдә тоткарланган Г.ны, бер ел эчендә ике тапкыр исерек хәлдә руль артына утырганнары өчен тагын да катгыйрак чара - җинаятьчеләр буларак билгеләнә торган җәза көтә. Тагын да күңелсезрәк хәл: районда ноябрь аенда ике хатын-кызның аек булмаган хәлдә автомобиль йөрткәндә тоткарлануы. Шуларның берсе 3 ноябрьдә Сабага Теләче районыннан килгән 1975 елгы "леди" булса, икенчесенә - 47 яшьлек ханымга 8 ноябрьдә төнге 23.40 сәгатьтә беркетмә төзелә. Анысының кайсы авылдан икәнен дә күрсәтмәскә булдык. Ире, балалары алдында ояты безгә булмасын дидек.

Ноябрьдә административ җаваплылыкка тартылучылар арасында штраф түләүне сузып йө­рү­челәр дә арткан. Кайберәүләрнең штрафы инде 100 мең сумга җиткән. ЮХИДИ юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучылар өчен яңа штраф системасы кертергә җыена. Әйтик, елына дүрт тапкыр кагыйдә бозучы, өстә­мә рәвештә 10 мең сум штрафка тартылырга мөм­кин. Ә аеруча "хәтәр йөртүчеләрне" машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүләре дә ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев