Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле төзүчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Тормышның үзе кебек үк районда төзелешләрнең туктап торганы юк. Яңа йортлар, объектлар, спорт мәйданчыклары сафка баса, юллар салына, социаль учреж­дениеләрдә, күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. Сезнең хезмәт Сабабызга, башка торак пунктларга үзгә ямь өсти. Төзү оешмалары районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә, яңа эш урыннары барлыкка килә. Үз һөнәрен яратып, фидакарьлек күрсәтеп эшләүче ташчыларның, штукатур-малярларның, балта осталарының, монтажчыларның, юл төзүчеләрнең һәм башка һөнәр ияләренең хезмәте олы ихтирамга лаек. Без кыенлыкларны җиңә барып, үз эшләрен намус белән үтәүче барлык төзүчеләргә, тармак ветераннарына чын күңелдән рәхмәт әйтәбез һәм җаваплы, физик көч таләп итүче хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Сез тудырган матурлык райондашларны озак еллар сөендереп торсын, хөрмәтле төзүчеләр.

Район муниципаль районы Советы

һәм башкарма комитеты

Фото: https://pixabay.com | jarmoluk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев