Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурсолтан Назарбаев Казахстанда мәгариф өлкәсендә өч тел мәҗбүри өйрәтелүен әйтте

Казахстан Президенты белгечләрне әзерләү өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп узды.

Казахстанда мәгариф системасының барлык баскычларында өч тел – казах, рус, инглиз телләре укытыла. Бу хакта бүген Казан федераль университетында Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев әйтте.

“Безнең илдә кеше капиталын үстерү, зыялы милләт формалаштыру юнәлешендә зур эш башкарыла”, - диде Казахстан җитәкчесе. Ул Астанада халыкара финанс үзәге ачылып, аның инглиз телендә эшли башлаячагын белдерде. “Бүген анда барлык эре финанс институтлары теркәлде. Без Россия, Татарстанны да шушы мөһим чараларда катнашырга чакырабыз”, - диде.

Нурсолтан Назарбаев фикеренчә, белемгә юл бүген бик мөһим. “Һәр казах мәгарифнең иң фундаменталь фактор булуын аңларга тиеш дип саныйбыз. Мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә өч тел өйрәнәләр. Барлык мәктәпләрдә казах, рус һәм мәҗбүри инглиз теле укытыла”, - диде ул.

Казахстан Президенты IT-технологияләргә зур өстенлек бирелүен билгеләп узды. “Илнең барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә IT-технологияләрне кертү дәүләт сәясәтендә башкарыла торган эш. Төбәкләрдә 20 интеллектуаль мәктәп төзелде, анда илнең иң талантлы балалары эләгә”, - диде.

Нурсолтан Назарбаев, инновацион үсеш ихтыяҗларын исәпкә алып, техник белем инфраструктурасы камилләштерелгәнен әйтте. “Дәүләт кешегә производствода беренче һөнәрне бушлай бирергә карар итте. Гомумән, өч төр квалификация алу турында сүз бара. Бездә эшсез йөреп тә булмый, чөнки кешеләр җитми, безгә билгеле бер профессия кешеләре җитеп бетми”, - диде Президент.

Нурсолтан Назарбаев югары белем өлкәсендә дөньяви дәрәҗәдәге университетларга зур өметләр баглавын әйтте. “Университетларда эшләү өчен, дөньяның иң яхшы университетларыннан мөгаллимнәр чакырыла”, - диде һәм аларда белем алу өчен Россиядән дә студентларны чакырды.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев