Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурсолтан Назарбаевның кызы Казахстан Президенты булырга җыенмый

Казахстанда вакытыннан алда Президент сайлаулары 9 июньдә узачак.

Казахстан Парламенты Сенаты спикеры, дәүләтнең элеккеге башлыгы Нурсолтан Назарбаевның кызы Дәрига Назарбаева алда торган сайлауларда Президентлыкка кандидат итеп билгеләнергә җыенмый. Казахстанда вакытыннан алда Президент сайлаулары быел 9 июньдә була.  Бу хакта «Интрефакс» хәбәр итә.

«Юк, Дәрига Нурсолтан кызы сайлауларда катнашырга җыенмый», - дип хәбәр итте сишәмбе көнне Tengrinews.kz басмасына Назарбаева ярдәмчесе Саулә Мостафаева.

Шул ук вакытта Назарбаева Конституция һәм законнар нигезендә илнең теләсә кайсы гражданы сайлануда катнаша алуын, ә кандидатлар тәкъдим итү карарын сәяси партияләр кабул итәчәген искәртә. Бу хакта Zakon.kz мәгълүмати порталы яза. Назарбаева сайлау нәтиҗәләре Казахстан халкыннан бәйле булуын өстәп әйткән.

Шул ук вакытта Назарбаева, әгәр партия аңа Президент сайлауларында үз кандидатурасын күрсәтергә тәкъдим итсә, ризалашачакмы икәнлегенә җавап бирмәгән.

55 яшьлек Дәрига Назарбаева 20 мартта Казахстан Сенаты спикеры булды. Ул вакытта яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 44 депутатның барысы да бертавыштан аны бу вазифага сайлау өчен тавыш бирде.

Казахстан Сенаты спикеры посты 19 мартта әтисе, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага киткәннән соң вакантлы урынга әверелде. Президент вәкаләтләре 2020 елның апреленә кадәр парламент Сенатының элеккеге спикеры Касым Жомарт Токаевка йөкләнде. Ул 20 мартта дәүләт башлыгы вазифасына кереште.

Фото: https://pixabay.com | OpenClipart-Vectors

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев