Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнвәр Нургалиев: "Холкым белән тик кенә, өйдә телевизор карап утыра торган кеше түгелмен"

Туган елы: 1974 ел, 28 январь Авырлык килсә, күбебез сихерче-күрәзәчеләргә чыгып йөгерәбез. Әнвәр Нургалиев исә мәчет ишеген ача, Аллаһы Тәгаләдән сорый. Уфада Тукай урамында урнашкан борынгы мәчет күңеленә хуш килә аның. Мәчеттә уйланып утырырга да ярата ул. Концертлары алдыннан хәер дә бирә.

– Бүген иртән Уфада идең, хәзер Казанда. Кичкә тагын Уфага кайтып китәсең. Иртәгә – Мәскәү. Вәт тормыш синең!

– Холкым белән тик кенә, өйдә телевизор карап утыра торган кеше түгелмен. Карасам, яңалыклар, тарихи тапшырулар гына карыйм. Югалып калмас өчен йөрергә, эшләргә кирәк. Әйе, режим юк. Бүген иртәнге 3тә тордым. Бу тормышка өйрәндем. Берзаман бизнеска киткән идем. Өч ел элек ныклап яңадан җырга тотындым.

– Бизнесыңны ник яптың?

– Үземнең бәләкәй генә төзелеш оешмам бар иде. Төзелеш – бик җаваплы эш. Студент чакта ук балта остасы идем. Үзем җиһазлар ясадым. Өйләнгәч, бүлмәдәге бөтен җиһазны үзем ясадым. Миңа төзүче һөнәре бик ошый. Сәхнәдән китәрмен дип уйлаган идем. Аннары җыр киредән үзенә сөйрәп алды. Сәхнәдән башка торып булмый икән.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев