Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нюша да "Казан кызы" булды

27 июньдә "Казан Яшьләр көнен каршылый!" бәйрәм концертында Россиянең күренекле җырчысы Нюша да чыгыш ясады. Казансу яр буе һәм Игенчеләр сарае арасындагы мәйданда булган тантаналы чарада күренекле җырчы2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының илчесе дип игълан ителде. - Минем өчен чемпионат илчесе булу икеләтә горурлык. Олы...

27 июньдә "Казан Яшьләр көнен каршылый!" бәйрәм концертында Россиянең күренекле җырчысы Нюша да чыгыш ясады. Казансу яр буе һәм Игенчеләр сарае арасындагы мәйданда булган тантаналы чарада күренекле җырчы2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының илчесе дип игълан ителде.


- Минем өчен чемпионат илчесе булу икеләтә горурлык. Олы апам Маша Шурочкина - Россия синхрончысы, өч тапкыр дөнья чемпионкасы да әлеге чемпионатта чыгыш ясаячак. Аның күпме көч түккәнен һәм бу ярышларга ничек җаваплы карап әзерләнгәнен беләм. Аның өчен һәм Россия спортчылары өчен җан атачакмын. Мин ышанам - без җиңәчәкбез! - диде Нюша.

Җырчыга илче статусын Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров тапшырды.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев