Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ОБЪЕКТЛАРНЫ –ФОТОКАМЕРА ТӘРӘЗӘСЕНӘ

25,7 триллион сум. Алдагы биш елда дәүләтебез халыкның тормышын яхшыртуга әнә шулкадәр күләмдә акча юнәлтәчәк. Унике нольдән торган астрономик сумма бу. Шул максаттан Россиядә 12 милли проектны гамәлгә ашыра башланды.

Аларның төп максаты – илнең икътисади яктан алга китүен тәэмин итү генә түгел, ә һәр россияленең тормыш дәрәҗәсен күтәрү дә. Милли проектлар –  Татарстан өчен дә стратегик бурыч. Аларны тормышка  ашыруга республикада 2019-2021 елларда 44,6 миллиард  сум  биреләчәк. Бу  акча  мак­сатчан тотылырмы, кем­дер  кесәсенә  килеп   кер­мәсме – монысы инде  контроль органнарның  гы­на түгел, барыбызның да бурычы. Әйе, әйе, нәкъ шулай. “бердәм россия” сәяси партиясенең Татар­стан бүлеге  башлаган яңа “Фотоконтроль. Милли проектлар-2019” акциясе шуңа   хезмәт итә. Шушы көннәрдә бер­дәм­россиялеләрнең баш­карма комитетын­да VMESTE.TATAR интер­­нет-порталын да презентацияләделәр.   Яңа  сервиста  акция  кы­са­ларында төшерелгән фо­толар тупланачак. “Бу, бернчедән, кайда эш аксаганын  белеп тору өчен  кирәк булса, икенчедән, контроль һәр милли про­ектның җирлекләр тормышына ничек   йогынты ясаганын  аңлау өчен мөһим. Шуңа   күрә без барлык республика халкына акциягә актив  кушылырга чакырабыз. Чөнки төзеләчәк мәктәпләрдән, бакчалардан,  спорт объектларыннан, юллардан без файдаланачакбыз. Әгәр һәр татарстанлы, ягъни 4 миллионга  якын пар   күз, милли проектлар үтәлешенә күзәтчелек итсә, эшләр сыйфатлы һәм  вакытында башкарылачак,– дип аң­латты Дәүләт  советын­да “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Татьяна Ла­рионова. Акциянең асы­лы гади: төзелә торган объектларны атна саен телефонга фотога төшереп np.photofomat@yandex.ru электрон почтасына  җи­бәрергә кирәк. Ал­га таба әлеге  фотолар VMESTE.TATAR порталына  куе­лачак.

 Кайсы муниципаль берәм­лектә нинди проектлар гамәлгә  ашырылачагын да шул порталда белергә бу­ла. Әйтик, Саба районында «Демография»,  «Сә­­ламәтлек саклау»,  «Мә­гариф»,  «Торак белән  тәэмин  итүгә  ярдәм итү»,  «Фән»,  «Цифрлы  икътисад»,  «Мәдәният»,  «Кече бизнес», «Халыкара кооперация һәм экспорт» проектлары буенча Шәмәрдән лицее, Эзмә, Тимершык, Икшермә мәктәпләренең  мат­ди-техник базасын ны­гыту, Лесхоз-Иштуган юлын төзекләндерү,  Юлбат мәдәният йорты ремонты, Сабада индустриаль парк, “Шыңар” робот комплексы, үзәк хастаханәдә поликлиника төзелешләре һәм башкалар кергән. Кайбер объектларда инде эш бара һәм төгәлләнеп тә килә. Бу хакта тулырак  мәгълүматны “бердәм россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма  сәркатибе  Фәрит Зариповтан алдык. “Районда милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча 13 кеше  составында эшче төркем төзелде. Җитәкчесе итеп  район башлыгы урын­­басары, «Бердәм Рос­­сия» партиясенең рай­он Советында депутат­лар фрак­циясеннән  Расих Закирҗанов билгеләнде. Һәр объектка эшне  конт­рольдә тоту өчен депутатлар  корпусы җаваплы итеп беркетелде. Әйтик, Шыңар комплексы төзелешенә – депутат Алмаз Гарипов. Биредә эшләр график буенча бара – июньгә планлаштырылган 600 баш  малның 400е кайтарылды. Юлбат мәдәният  йортында түбә ябу – 95, идән җәю 75 процентка төгәлләнгән. Тапшыру срогы – 1 сентябрь. Экология проекты буенча Шәмәрдәндә нефть продуктлары җиргә китергән  зыянны бетерү 2019-2020 елларга, поликлиника төзелеше 2023 елга билгеләнгән. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән  узганнарны медицина оешмаларына   йөртү өчен  транспорт быел 3 квар­талда алынырга тиеш. Бу эшләрнең вакытында,  сыйфатлы башкарылуына депутатлар гына түгел,  һәркем өлеш  кертә ала”,– диде  ул. 

 Шулай итеп,  үз тормышыбызга битараф булмыйча, тагын да  яхшырак  көнкүрештә яшәүгә ирешү шактый дәрәҗәдә үзебездән дә торачак.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев