Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч хатын-кыз үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә киткән

Башкортстанның Стерлетамак шәһәрендә яшәүче өч хатын-кыз үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә киткән. Бу хакта шәһәр мэры Рөстәм Газизов социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән. «Башинформ» шул хакта яза.

Айгөл белән Гөлназ шәфкать туташы буларак киткән. Аларның икесенә дә 48 яшь. Роза хезмәт итү урыны турында әйтми, аңа 43 яшь. Хатын-кызлар үз теләкләре белән дәүләт мәнфәгатьләрен якларга булган. Әмма бу карар тиз генә кабул ителмәгән.

Айгөл сөйләвенчә, элек ул «Башкортстан сода компаниясендә погрузчик йөрткән. Ул махсус хәрби операция зонасына 2022 елның май аенда ук китәргә теләгән, әмма гаиләдәге сәбәпләр аркасында килеп чыкмаган. Агымдагы елның март аенда ул хәрби комиссариатта язылган, әмма аны кире борганнар.

«Хатын-кызларны алмыйбыз», – дип әйттеләр, әмма һәр ай саен хәрби комиссариатка килдем һәм барысы да килеп чыкты», – дип сөйләгән аларның берсе.

«Мин балаларның киләчәге булуын, хәрби операция тәмамлануын, аларның сирена һәм шартлау тавышларын ишетмәүләрен телим», – дигән Гөлназ Башкортстан журналистларына.

Фото: © «Башинформ»

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/baskortstanda-yasauce-oc-xatyn-kyz-uz-telaklare-belan-maxsus-xarbi-operaciyaga-kitkan-5877475

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев