Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Один дома" фильмының татарчага тәрҗемәсе чыккан [+видео]

"Өйдә берүзе" ("Один дома") фильмының татарчага тәрҗемәсе чыкты. Фильмга тәрҗемәне Лилия Мортазина башкарган. Шушы вакытка кадәр интернет челтәрендә карап өлгергән тамашачыларның күбесе тәрҗемәне ошаткан. "Один дома" фильмына тәрҗемә ясаган Лилия Мортазина. "Кышкы ялларда күп кенә кеше экран-мониторлар каршысына бергәләшеп җыела. Бу тәрҗемә эшем шушы күңелле мизгелләрдә туган телебез яңгырауга тагын...

"Өйдә берүзе" ("Один дома") фильмының татарчага тәрҗемәсе чыкты. Фильмга тәрҗемәне Лилия Мортазина башкарган. Шушы вакытка кадәр интернет челтәрендә карап өлгергән тамашачыларның күбесе тәрҗемәне ошаткан.

"Один дома" фильмына тәрҗемә ясаган Лилия Мортазина.

"Кышкы ялларда күп кенә кеше экран-мониторлар каршысына бергәләшеп җыела. Бу тәрҗемә эшем шушы күңелле мизгелләрдә туган телебез яңгырауга тагын бер сәбәп булсын дип уйладым. Тематик яктан фильмны сайлый торгач, нәкъ әлеге фильмда тукталдым. Мөселман буларак, эчтәлегенә карата каршылык туса да, уйлый торгач, урыны-урыны белән иҗади тәрҗемәне кулланып, динемә хилафлык китермичә, эшне уңышлы гына башкарып чыктым, дип саныйм, - ди Лилия Мортазина. - "Өйдә берүзе" фильмын тәрҗемә итү һәм тавыш яздыру 5-6 көнгә сузылды. Әлбәттә барысы да өй шартларында башкарылды, шул уңайдан ярдәм иткәннәре, сабырлыклары өчен иремә, балаларыма зур рәхмәтемне белдерәм, алар, гомумән, эшләремнең беренче рецензентлары дип әйтсәм, дөрес булыр, сүзләренә колак салам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X