Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ОДН - күпфатирлы йортларда яшәүчеләр проб­лемасы

ОДН - хәзер иң еш кулла­нылучы аббревиату­ра­­ларның берсе. Татар­­ча­сы "гомуми йорт их­­­ты­яҗлары" була.

Усал теллеләр исә аны "Обязательная дань нуворишам" дип тә укый. Әмма ОДН - коттеджлы байлардан бигрәк, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр проб­лемасы.

Бу мәсьәләгә 8 Март бәйрә­ме алдыннан хатын-кыз журналистлар белән очрашканда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аерым басым ясады. "Универсиаданы үткәреп җибәрик тә, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә алынырбыз. Монда системалы проблемалар байтак",- дип белдерде.

Районыбызда ОДНга кагы­лышлы проблемаларны җа­ваплылыгы чикләнгән "Торак милекчеләре шир­кәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге" җәмгыяте директо­ры Айдар Шәйхет­динов белән ачыкладык.

- Айдар Зөфәрович, без­дә, авыл районында, күпчелек халык шәхси йортында яши. Аларны ОДН кызыксындырмый. Әмма күпфатирлы торак биналар да байтак. Гомуми йорт ихтыяҗлары өчен түләүчеләр күпмегә җыела?

-Гомуми йорт ихтыяҗлары өчен түләүчеләр Бердәм исәп-хисап үзәгендә счетлары ачылган кешеләрнең 20 процентын тәшкил итә. Районда күпфатирлы йортлар күп төзелә, бу күрсәткеч арту ягына үз­гәреп тора.

- Кешеләр ОДНның нәрсә икәнлеген белеп бетерми, түләү кәгазьләрендә бутала, дигән сүзләргә ничек карыйсыз?

-ОДНны исәпләп чыгару өчен югары математика кирәкми. Хәзер халык белемле, ул үз проблемасын хәл иткәндә юрист та, бухгалтер да була ала. ОДНның күтәрелүе башка сәбәпләр аркасында килеп чыга.

-Шуны аерым мисалда аңлатып китик инде.

-Мисал өчен, Сабаның Төзүчеләр урамындагы 18 фатирлы 5б йортта яшәүчеләрнең 11е гыйнвар аенда су хисаплагыч күрсәткечләрен биргән, ә 6сы бирмәгән (бер фатирда кеше яшәми). Шул сәбәпле 6 кешегә су өчен түләү кәгазе нормативлар буенча исәпләп җибәрелгән. Ә айлык норматив бер кешегә 2,89 кубометр тәшкил итә. Нәтиҗәдә әлеге йортта яшәүчеләр гыйнварда 129 кубометр су кулланган булып чыга. Фактта исә йорт су кергән урында куелган прибор 94 кубометр гына исәпләгән. Бу айда ОДН күрсәткече минус булып киләчәк. Февраль аенда йортта шәхси хисаплагыч күрсәткечләрен вакытында әйтүчеләр 14кә җитә. Гыйнвар аенда норматив буенча түләгәннәргә кабат исәп-хисап ясала. Бу очракта су шәхси күрсәткечләре суның азрак, әмма гомуми йорт приборы күбрәк тотылганлыгын күрсәтә. Менә шуның аермасы 18га фатирга ОДН булып әйләнеп кайта. Ягъни су бәясе күрсәткечен вакытында күрсәткән һәм күрсәтмәүчеләргә бертигез бүленә.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев