Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Өй юып азапланасы юк, киләләр дә юалар. Хакы 10 мең сумнан башлана

Көннәр җылынды, бакчада эшләр гөрли. Эш артып кына тора: бәрәңгене баздан чыгарасы, сарык йонын аласы, өйләр юасы.

Өй юып азапланасы юк, киләләр дә юалар. Хакы 10 мең сумнан башлана

Көнен генә җиткер дә, кояшы гына булсын.

Киләбез, җыештырып китәбез

Чувашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылындагы хатын-кызлар бригадасы бу эшләрнең барысын да башкара. Язын аларны өй юарга да, сарык йонын алырга да чакыралар.

– Бер генә буш көнебез дә юк диярлек. Унар ел аралашып торган клиентларыбызга юк диясе дә килми. Булдыра алганча, чакырган җиргә барырга тырышабыз. Үзебез өлгермәсәк, авылдагы башка бригада кызлары бара. Узган елны Буа районының Карлы авылындагы ярымфабрикатлар ясау цехына эшкә урнаштык. Хәзер шимбә, якшәмбе генә йөри алабыз. Бу атнада Лаешка сарык йоны алырга чакырдылар. Әле быел өй юарга дәшкәннәре юк. Узган ел бер өйне юу 5 мең сумга төште. Шунда ук юл хакы да кергән. Пәрдәләрне юып, үтекләп эләсе дә булса, бәя арта, – дип сөйләде безгә Гөлназ Сафиуллина.

Бер сарыкның йонын алу 300 сум тора ди, каз йолку 250 сумга төшә.

– Берьюлы кулга дүртәр мең сум кергәч, без риза. Сәламәтлек булганда йөрибез. Эштән курыкмыйбыз, әни гел: “Эшнең йөрәген ярыгыз, эшләгез”, – дия иде. Май аенда кызу гына эшләп алабыз да, аннары төп сезон октябрьдә башлана. Яңа елга кадәр каз йолкыйбыз. Безне иң беренче Буа районының Ташкичү авылы халкы чакырды, алар эшле итте. Эшебезне бик яраталар. Авыл халкы тырыш, күп итеп каз бәбкәсе үстереп саталар. Үзебез дә өйдә терлек тә асрыйбыз, кош-корт та тотабыз. Эш арасында кортлар, эремчекләр ясап, өй токмачы да кисеп сатам. Әле Коръән ашлары өчен табын да әзерләп бирүне сорыйлар. Эш яраткан кешегә эш бар, – ди Гөлназ.

“Кызлар” клининг хезмәтен оештыручы Гөлназ Хәбибрахманова да авылларга өй юарга чакыруларны әйтә.

– Лаеш авылларына еш йөрибез, Питрәч, Саба, Балтач, Биектау, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч районнарында да бар клиентларыбыз. Акча түләп өй юдыру гадәти әйбергә әйләнде. Бүген кеше көне-төне акча эшләү белән мәшгуль. Өй юарга вакыты калмый. Аннары өйне гадәттә җиңелчә генә юып чыгабыз, суыткыч, мебельне гел күчереп азапланмыйбыз, безнең исә өйдә чүпрәк тимәгән урын калмый, – ди Гөлназ.

Бәясенә килгәндә, өй юу хакы 10 мең сумнан башлап 50 мең сумнан артып китә. Өйнең зурлыгы, бүрәнәдәнме, кирпечтәнме булуы, тәрәзә пәрдәләре юу-юмаудан, юлның ераклыгы һәм башка бик күп факторлардан тора, дип аңлата әңгәмәдәшем.

"Әни бушка юып йөрде"

Балтач районының Бөрбаш авылыннан Кафия Галимуллинаны авылдашлары әле дә сагынып искә ала. Авылда бик күпләргә бер дә иренмичә бушка йортларын юарга булышып йөргән ул.

- Әниебез 79 яшенә кадәр эшләде. "Бүген мин аларга, иртәгә алар миңа ярдәм итәр. Йомыш төшкәндә йөз аклыгы булыр" дип әйтә иде. Барысына да бушка эшләде, акча алмады. Бәрәңге утыртырга да, чүбен уташырга да, сыер саварга да йөрде. Кышын терлек суйгач, эчәкләрен чистартышырга да барды. Эштән бер дә курыкмады. Гомер буе мәктәптә җыештыручы булып эшләде. 79 яшенә кадәр шунда ук каравылда торды. Авылда иң күп эш стажы булган бердәнбер кешедер ул. Авылга мәктәп салырга килгән төзүчеләрне көн дә мунча ягып кертте. Эшне бетереп киткәндә, әнигә күчтәнәчләр биреп, безне үз әниебез кебек карап-тәрбияләп тордың дип, рәхмәт сүзләре әйтеп киттеләр. 81 яшендә вафат булды әни. Аны озатырга бик күп кеше килде. Кем генә булмасын, әниебезне гел сагынып, җылы сүзләр белән искә алалар,  - ди Кафия апаның кызы Әлфирә Әхмәдиева. 

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылыннан Гөлфирә апа Хисмәтуллина, өйне кызларым кайтып юа, ди. Аныңча, хәзер өй юу элеккечә мәшәкатьле түгел.

– Обой ябыштырылган, тарттырылган түшәмнәр, линолеум - бер кат тузанын гына сөртеп чыгасы. Тәрәзә белән пәрдәләрне генә юасы була. Пластик тәрәзәне юу да бик җайлы. Көне кояшлы торса, урын-җирен киптерәсе. Май бәйрәмнәрендә бакчада да эш күп. Башта шул эшне карарга тырышабыз. Өйне җәй уртасында да юып чыгарга була. Ә бакчадагы эш “кача”. Бәрәңгеләрне баздан чыгардык, май бәйрәмнәренә бәлки әле чәчәргә дә өлгерербез, – ди Гөлфирә апа.  

Алдагы озын ялларны бәрәкәтле, файдалы итеп уздырырга насыйп булсын! Узган ел җәй башында кыраулар сугып, җиләк-җимешләрсез калган идек. Быел һава торышы уңай килә күрсен!

«Шәһри Казан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев