Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олег Морозов: Без тарихыбызның кыерсытылуына юл куймаска тиеш

Сенатор искәрткәнчә, яңартылган Конституция илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын билгели.

Россия Федерация Советында Татарстан әгъзасы Олег Морозов Конституциядәге ватанпәрвәрлек, суверенитетны саклау һәм сугыштан башка яшәү хокукына кагылышлы төзәтмәләрнең әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үтте.

«Конституциягә төзәтмәләргә сәяси партияләр һәм экспертларның тәкъдимнәре кертелде. Алар белән РФ Президенты да, үз тавышлары белән төзәтмәләрне хуплаган барлык субъектлар да килеште. Бу — җәмгыятьне заманча аңлау, патриотизм кыйммәтләре һәм үз тарихыбызны кыерсытуга юл куймаска тиешлегебезне чагылдыра торган төзәтмәләр», — дип искәртте сенатор.

Яңартылган Конституция илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын билгели. Олег Морозов фикеренчә, бу соңгы елларда булган вакыйгаларга, чит илләрнең Россия суверенитетын какшату өчен төрле алымнар куллануына җавап. Ул санкцияләр яки чит ил агентларын финанслауны шундый алымнар рәтендә атап үтте.

«Көнбатыш илләре белән безнең мөнәсәбәтләр тарихы территориаль бөтенлегебезгә төгәллек кертүне таләп итте. Бу шулай ук үз суверенитетыбызны барлык икътисади, сәяси һәм хәрби чаралар белән саклавыбыз һәм киләчәктә дә саклаячагыбызны искәртә», — дип өстәде Федерация Советы әгъзасы.

Бер яктан, Россия — үзен якларга әзер дәүләт. Икенче яктан, ул беркемгә дә һөҗүм итәргә җыенмый һәм беркемгә дә янамый. Яңартылган Төп законга Россиянең тынычлык саклаучы ил буларак статусын билгели торган төзәтмә дә кертелгән.

«Бүген без үзебезне сакларга да, планетада тынычлыкны тәэмин итәргә дә сәләтле, чөнки без, кемнең нинди идеологиягә һәм кыйммәтләргә табынуына да карамастан, системаларның тыныч яшәве яклы. Бу илебезнең тынычлык сөюче дәүләт икәнлеген күрсәтә торган бик тә әһәмиятле төзәтмә», — дип сүзен йомгаклады сенатор.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X