Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олимпиадада җиңгәннәрне югары уку йортлары кочак җәеп каршы алачак

Бу көннәрдә уку алдынгылары, җиң сызганып, олимпиадаларга әзерләнә. Интеллектуаль ярышларның төбәк этабы 10 февральгә кадәр барачак. Республиканың сәләтле балалар белән даими эшләве үз нәтиҗәләрен бирде. Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар исәбе буенча, Татарстан командасы өченче урында бара. Бу ярышта без илнең иң зур шәһәрләре - Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән көндәшлек итәбез....

Бу көннәрдә уку алдынгылары, җиң сызганып, олимпиадаларга әзерләнә. Интеллектуаль ярышларның төбәк этабы 10 февральгә кадәр барачак.

Республиканың сәләтле балалар белән даими эшләве үз нәтиҗәләрен бирде. Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар исәбе буенча, Татарстан командасы өченче урында бара. Бу ярышта без илнең иң зур шәһәрләре - Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән көндәшлек итәбез.

- Олимпиада хәрәкәтендә тотрык­лылыктан да яхшырак әйбер юк. Анда ниндидер радикаль үзгәрешләр булырга да тиеш түгел. Шулай да быел үзгәрешләр булачак. Элек укучылар 21 фәннән олимпиадада катнашса, быел аларның саны 24кә җитте. Хәзер мәктәп укучылары үзләре әзерләнеп итальян, кытай һәм испан телләре буенча үткәрелгән олимпиадаларда да катнаша ала, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Ике ел рәттән IV сыйныф укучылары үзләрен математика фәненнән сынап караган иде, быелдан алар рус һәм инглиз телләре буенча да олимпиадаларда катнаша алалар.
Хәзер Россия күләмендә оештырыла торган олимпиадаларны Казанга тарту өстендә эш бара. Узган ел республика ил күләмендәге ике зур олимпиада оештырса, быел да тормыш иминлеге дәресләре (ОБЖ) һәм информатика фәннәреннән олимпиаданың Россия этабы узачак.

- Ил күләмендә барган олимпиадаларны үзебездә үткәрү укучылар өчен генә түгел, безгә дә зур тәҗрибә. Бу очракта без олимпиаданың сәхнә арты белән танышабыз. Димәк, алга таба балаларны әзерләгәндә дә әлеге тәҗрибәгә нигезләнеп эш итәчәкбез, - ди Илдар Мөхәммәтов.

Министр урынбасары олимпиадага әзерлеккә нисбәтле рәвештә нинди дә булса бер районны аерып күрсәтмәде. Шулай да республика буенча егермеләп районның әлегә артта калуын билгеләп китте.

- Укучыларның күрсәткеч­ләре бөтен республикада да яхшы дип әйтеп булмый. Шәһәрләрдә кайбер фәннәр көчлерәк, авылларда йомшаграк бирелә. Шуңа да башта мәктәп, аннары муниципаль дәрәҗәдә җиңү яулаган укучылар республика дәрәҗәсендәге сынауларда үз-үзен күрсәтә алмый, - ди Илдар Мөхәммәтов.

Олимпиадаларда катнашуның бер төп уңай ягы бар - анда җиңүчеләрне, укырга кергәндә, һәр вуз кочак җәеп каршы ала. Россия һәм халыкара олимпиадаларда җиңү яулаганнар өчен вузлар арасында чып-чын көрәш бара. Министр урынбасары республикадан акыллыбашларның китүенә дә басым ясады.

- Без аларны республикада калдырырга тырышабыз. Ләкин инде олимпиадалар барган вакытта ук иң сәләтле балаларны көчле уку йортлары үзләренә җәлеп итәргә өлгерә. Җиңүчеләрнең бик азы гына республикада кала, - ди ул.

Сәләтле балаларның мөмкинлекләрен тагын да арттыру өчен республикада Олимпиадага әзерлек буенча үзәк тә булдырылган. Ул иң беренче чиратта интеллектуаль ярышларны оештыру һәм олимпиадаларга әзерлек белән шөгыльләнә.


Алисә Сабирова

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев