Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкән кешеләргә ярдәм итү өчен һәр районда волонтерлар штабы булдырылды

Татарстанның хезмәт министры республика халкын өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтергә өндәде.

Татарстанда коронавирус таралуын кисәтү буенча махсус режим кертелгән бу вакытта ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар штабы булдырылган. Бу хакта бүген журналистларга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Өлкән яшьтәге кешеләр ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә барлык районнарга, социаль яклау хезмәтләрен һәм яшьләрне җәлеп итеп, волонтерлар төркеме төзергә боерык бирелде», — дип сөйләде ул.

Республикадагы һөнәри берлекләр дә яшьләрне волонтерлык эшендә катнаштырырга һәм үзләренең ветераннарына төрлечә ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән.

«Минем яшьләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Безнең барыбызның да әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бар. Яшьләр еш кына шәһәрләргә китеп яши, ә өлкәннәр берүзләре авылда көн күрә. Әти-әниләрегезгә шалтыратып, аларның сәламәтлеген белешеп торыгыз», — диде Эльмира Зарипова.

Өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче күршеләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Алар янына керегез, дарулар яки азык-төлек кирәкмиме, дип кызыксыныгыз, дип өндәде министр.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев