Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Кибәче авылында гомер итүче Әминә Хирдановага 90 яшь тулды [+фото]

Хирданова Әминә Гыйләҗетдин кызы 1927 нче елның 5 февралендә Саба районы Олы Кибәче авылында 8 нче төпчек бала булып дөньяга килә.Әтисе Гыйләҗетдин абый хәләл көч белән гомер итүче, тырыш, намуслы кеше булса, әнисе Бибифатиха авылда бик күп сабыйларның кендек әбисе була. Ләкин Әминә бик яшьли әти- әни мәхәббәтеннән мәхрүм кала....

Хирданова Әминә Гыйләҗетдин кызы 1927 нче елның 5 февралендә Саба районы Олы Кибәче авылында 8 нче төпчек бала булып дөньяга килә.Әтисе Гыйләҗетдин абый хәләл көч белән гомер итүче, тырыш, намуслы кеше булса, әнисе Бибифатиха авылда бик күп сабыйларның кендек әбисе була. Ләкин Әминә бик яшьли әти- әни мәхәббәтеннән мәхрүм кала. Яшүсмер кызны туганнары үзләренә сыендырып үстерәләр. Ятимә Әминәгә әле буыннары ныгып җиткәнче уракка төшәргә, урман кисәргә һәм башка бик күп авыр хезмәтләр башкарырга туры килә.

Әминәнең бала чагы ятимлектә узган булса, яшьлек елларын сугыш "урлый". Җиңү таңын ул җиткән кыз булып каршылый. Яу кырыннан берән-сәрән кайтучы фронтовиклар арасында аның сөйгәне Габдерахман да була. Ике яшь йөрәк бергә кавышып, тормыш йөген бергә җигелеп тарта башлыйлар. Бер -бер артлы дөньяга өч малай аваз сала. Әмма тормышлар көйләнә генә дигәндә, сөйгәненең сугыштан алып кайткан яралары кузгала. Ул шушы яраларыннан бик яшьли гүр иясе була. Әминәгә үз балаларын да ятимлектә үстерергә туры килә. Әмма ул сынмый, сыгылмый, газизләрен аякка бастыра һәм өчесенә дә үз гаиләләрен корырга ярдәм итә. Озак еллар авылда хуҗалыклардан сөт җыя. 10 елдан артык "Саба" совхозында умартачы булып эшли.

Инде кайгы - хәсрәтләр, авырлыклар әзрәк онытылды дип кенә торганда, әбинең икенче улы Фәнил, өч нарасыен ятим калдырып, фаҗигале төстә һәлак була. Аның артыннан олы улы Фаек та озак яшәми. Кече улын мәңгелеккә озату хәсрәтен дә кичерергә туры килә әбиебезгә. Ул бар кайгысын эченә йотып, бар көчен оныкларын аякка бастыру өчен куя.Уртанчы килене Кәүсәрия белән бер - берсенә ышанычлы терәк булып, аңлашып, киңәшләшеп гомер кичерәләр. Төп йорттагы өч оныгының да бүгенге көндә югары белемле укытучылар булуы белән дә алар әбиләре һәм әниләренә бик рәхмәтле. Оныкларны белемле итү өчен алар бар көчләрен куйганнар.

Аллаһ тарафыннан бирелгән гомерен башта үз балаларын, аннан соң оныкларын, оныкчыкларын тәрбияләүгә багышлаган Әминә әбигә шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Аның сабырлыгы, зирәк зиһене, үткен фикере һәм киң гыйлеме бар кешегә дә һәрвакыт үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев