Олыяз авылында яшәүче Хәербанат Сәетгәрәеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов тәбрикләп, район башлыгының Котлау хатын тапшырдылар.
Хәербанат Фәхертдин кызы Сәетгәрәева Сәрдә авылында гаиләдә өченче бала булып туган. Сигез яшендә әниләре үлеп, ятим калалар. Әтиләрен сугышка алалар, туганнары тәрбиясендә үсә. Кече яшьтән басуда хезмәт куя, тракторчы, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, урман кисү кебек авыр эшләрдә катнаша.
1959 елда Олыяз авылына килен булып төшә. Колхозда төрле эшләрдә эшли. 1979 елдан 1989 елга кадәр балалар бакчасында техник хезмәткәр булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Тормыш иптәше белән дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Җиде оныгы, сигез оныкчыгы бар. Хәербанат Сәетгәрәева кызы Ләйсән гаиләсе тәрбиясендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев