Өмет акланырга охшамаган
Бу көннәрдә татар теленең язмышы хәл ителә: ата-аналар 1 нче сентябрьгә кадәр мәктәптә укучы балаларына туган телләре итеп кайсы телне – татар теленме яки урыс теленме – өйрәтергә һәм аларның, гомумән, кайсы телдә укытырга теләүләрен әйтеп, мәктәп директорына гариза язып бирергә тиеш (Россия парламентында шундый закон кабул ителгән һәм аңа Президент кул куйган).
Мин туган телебез, милләтебез өчен шушы хәлиткеч чорда Татарстанның Мәгариф министрлыгы мәктәп директорларына, ата-аналарга телебезне саклап калу максатыннан балаларына чын туган телләрен – татар телен өйрәтүләрен һәм шул телдә укытуларын таләп итеп гаризалар язарга кирәклеген аңлату эшен оештырырга күрсәтмә бирерләр дип уйлаган идем. Әмма бу өметем акланырга охшамаган. Киресенчә, матбугаттан һәм ышанычлы кешеләрдән килгән хәбәрләргә караганда, татар мәктәпләрендә инде берничә ел элек башланган урысча укытуга күчү күренешен быел да дәвам иттерергә җыеналар, төрле фәннәрдән татарча дәреслекләр урынына урысча дәреслекләр кайтаралар. Кайбер мәктәпләрдә исә татарча дәреслекләр була торып та, алардан файдаланмыйча, урысчаларын кулланалар икән.
Мондый хәлнең сәбәбе итеп, чыгарылыш имтиханнарының урысча тапшырылуын атыйлар. Монда күпмедер хаклык бар, әлбәттә. Ләкин бу, минемчә, төп сәбәп түгел.Чөнки хәзер барлык мәктәпләрдә дә урыс телен укытуга бик күп вакыт бирелә. Шулай булгач, унбер ел буена тырышып укыган кешегә дәүләт имтиханнарын урыс телендә дә уңышлы бирергә мөмкин. Элегрәк, татар мәктәпләрендә урыс телен хәзергедән күпкә азрак өйрәнүгә карамастан, кабул итү имтиханнарын урысча биреп, конкурсларны узып, югары уку йортларында урысча уңышлы укып чыккан кешеләр күп. Минем үземә дә, заманында авылдагы татар мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан техникумнарының берсендә урысча укырга туры килгән иде.
Хәзерге вәзгыятьтә татар мәктәпләрендә урыс телен тагын да яхшырак, укучылар чыгарылыш имтиханнарын югары уку йортына керерлек дәрәҗәдә бирерлек итеп өйрәтергә тиешләр. Бердәм дәүләт имтиханнарын урысча тапшыруны сылтау итеп, татар мәктәпләрендә урыс телендә укытуга күчү – димәк, туган телне өйрәнүдән ваз кичү – гафу ителмәслек хата, милләтебезнең тамырына балта чабу. Мәктәп җитәкчеләре, укытучылары укучыларның үзләренә дә, ата-аналарына да үтемле итеп шуны аңлатсыннар: балаларны мәктәптә татарча укытмасалар, күп тә үтми, әдәби телебез югалачак, безнең меңнәрчә еллык тарихлы, дәүләтле, мәгърифәтле, югары мәдәниятле халкыбыз тиздән алдынгы милләт булып яшәүдән туктаячак. Туган теленең, бай мәдәниятенең, милләтенең юкка чыгуына юл куйган халыкны ничек дип атарга мөмкин булачак?! Юк, моңа һич кенә дә юл куярга ярамый.
Аннан килеп, ата-аналар да, балалар һәм яшьләр дә шуңа төшенсеннәр: татар телен яхшы белү борынгы әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне саклап калып, алга җибәрү, үстерү мөмкинлеге бирәчәк. Ул гына да түгел: татар телен белү – дөньядагы дистәләрчә илләрдә яшәгән күп миллионлаган кардәш төрки халыклар белән аралашу, аңлашу чарасына ия булу дигән сүз. Мин, мәсәлән, Иранда булганда, андагы әзәрбайҗаннар белән, Кытайга баргач, уйгырлар белән, Төркиядә төрекләр белән аңлашып, дусларча аралашып йөрдем. Татар теленә охшаш төрки телләрдә сөйләшүчеләрне башка күп дәүләтләрдә дә очратырга мөмкин.
Бүген Татарстан җитәкчеләре алдында торган изге бурыч – бөтен көчне салып, республикабыздагы татар мәктәпләрен саклап калу, абруен күтәрү, аларның матди базасын ныгыту, аларда укытуның сыйфатын яхшырту һәм заманча яңа мәктәпләр ачу. Бу юнәлештә беренче җитди адым итеп һәр район үзәгендә, Актаныштагы кебек, татарча укытыла торган алдынгы база мәктәпләре ачу мәгъкуль булыр иде.
Татар мәктәпләрен саклап калу, җәелдерү һәм ныгыту максатыннан, хәзерге катлаулы вәзгыятьтә, ата-аналар теләге буенча, бәлки, математиканы, физиканы һәм башка кайбер төгәл фәннәрне урысча укытуга да риза булырга кирәктер. Ләкин гуманитар предметларны укыту һәм оештыру, тәрбия эшләре туган телдә булырга тиеш. Бу мәктәпләрнең дәрәҗәсен арттыру йөзеннән, аларда татар, урыс телләре белән беррәттән, инглиз телен дә иркен аралаша алырлык итеп укытырга кирәк.
Туган телебезне саклап калу өчен шартлар авырая барган хәзерге чорда татар теленең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән чараларның берсе – татарларда, бигрәк тә яшь буында, милли горурлык хисләрен тәрбияләү һәм ныгыту. Милләттәшләребезнең туган телне өйрәнү теләген халкыбызның тарихи казанышларын, бөек шәхесләренең – дөнья күләмендә данлыклы галимнәренең, мәдәният, әдәбият, сәнгать әһелләренең, хәрби һәм хезмәт батырларының күркәм гамәлләрен калку итеп күрсәтү, пропагандалау аша көчәйтергә мөмкин һәм кирәк тә. Бу бурычны тормышка ашыру өчен, мәктәпләрдә мөмкинлекләр күп. Мондый максатка ирешүдә мәгълүмат чараларының – матбугат һәм радио-телевидениенең дә роле зур. Бу юнәлештә журналистларның иҗат көчләреннән тагын да нәтиҗәлерәк файдалану таләп ителә.
Бу язмада әйтергә теләгән төп фикер: телебезне саклау беренче чиратта үзебездән, ягъни халыктан, бигрәк тә укучыларның ата-аналарыннан, шулай ук хөкүмәтебез җитәкчеләренең һәм мәгариф хезмәткәрләренең, мәсьәләнең үтә җитдилеген аңлап, фидакарьләрчә эш итүләреннән тора.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев