Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Өмет” кибетен талаган өметсез

Балтач полициясе бүлмәсендәге күренеш бер спектакльне хәтерләтә. Күз һәм авыз турысында тишекле кара башлык кигән өч ир-ат кулларына уенчык пистолет тотып тезелешеп басып тора, аннан соң, берәм-берәм аркылы-буйлы йөри, теге “корал”ны төбәп: “Деньги дай!” дип кабатлыйлар. Аларның бу галәмәтен бер ханым дикъкать белән күзәтеп тора. Ниһаять, ул тегеләрнең берсенә төртеп күрсәтә һәм: “Менә шушы, йөреше, тавышы, буй-сыны буенча таныдым!” – дип белдерә. Моның “таныту” (опознание) дигән тикшерү чарасы икәне аңлашылгандыр. Түнтәрдәге “Өмет” кибетен талаганнан соң бер атна үткәч үткәрелә ул.

Талау

Көзге кичтә йөзе-бите капланган әлеге бәндә пәйда булып, акча таләп иткәч, ялгыз сатучы Мөслимә Рәхимҗанова телефонына ябыша. Әмма тегесе аңа шалтыратырга ирек бирми. Күз ачып йомганчы өстәлнең агач тартмасын ача да, ике көнлек “выручка”ны җыеп алып чыгып та тая. Коты алынган хатын-кыз аның кай якка, нинди машинада китүен хәтерләп калырлык хәлдә булмый. Киресенчә, тагын кермәсен дип эчтән ишекне бикләп куя һәм телефонына ябыша. Күп тә үтми, кибет хуҗалары – кодасы белән кияве, сатучылар килеп җитә... 

Сатучы ханым һөҗүм итүченең кыяфәтен сурәтләп бирә. Сораштыра торгач, шул чорда авылда пәйда булган ят машинаны шәйләүчеләр дә табыла, ләкин аның номерын хәтерләүче булмый.

Китерелгән зарар миллионнар белән исәпләнми, нибары 24 мең 220 сум тәшкил итә. Шөкер, җинаятьче сатучыга да зыян китерми. Шулай да корал яисә шуңа охшаш әйбер белән куркытып эшләнгән әлеге явызлык законда “разбой” дигән авыр җинаятьләрдән санала. Шуңа күрә бу хәлләргә аеруча зур игътибар бирелә.

Ачкыч булырлык мәгълүматны исә җирле полиция хезмәткәре Рамил Әгълиуллин таба. Шул кичтә талау турында ишетеп, машинасында Түнтәргә таба чапканда янындагы иптәшенә юл читендә туктап торган машиналарның номерларын язып барырга куша ул. Иске Көшкет авылы тирәсендә “Х655ЕУ16” да эләгә исемлеккә. Тикшерә торгач, өч-дүрт көннән шиклеләр арасында бары тик шушы “Хундай Гетц” кына кала.

Йомгак сүтелә башлый

Питрәч районының Богородское авылындагы сары “Хундай”да Фәнил Шакиров йөрүе мәгълүм була. Р.Әгълиуллин Казан оперлары белән бергәләп машинаның шул яклардагы Ленино-Кокушкино авылында икәнен ачыклый. Фәнил Шакировны, машинасы белән алып китеп, Татарстан эчке эшләр министрлыгында сөйләштерәләр. Чуалган йомгак сүтелә башлый. Ир кеше ул кичтә Мари-Элдан килеп эшләгән В.Зайцевны шул республикадагы Мари-Төрек районына илтә баруын, үзе белән тагын ике дусты да булуын, юлдан язып Түнтәргә кереп чыгуларын һәм, иң мөһиме – кибет янында Марсель дигәненең машинадан чыгып керүен җиткерә. Оперативниклар шунда ук Питрәч ягына юнәлә. Бер төркем Кокушкинода Марсель Гәрәевны, икенчесе район үзәгендә яшәүче Сергей Гаврилов дигән кешене тоткарлый. Марсель Гәрәев фатирында кипкән киндер, ягъни каннабис төркеменә керүче наркотик матдә дә табыла. 

Ул кичтә әлеге өчлекнең Балтач якларына барып чыгуына сәбәпче булган мари “шабашнигы” да читтә калмый. Богородскоеда бу республикадан килеп сыер савучы, мал караучылар шактый. 53 яшьлек Виталий Зайцев исә эретеп ябыштыручы булып эшли. Көзге кыр эшләре кими төшкәч, 8 мең сум хезмәт хакы биреп өенә озатырга булалар аны. Салмыш Виталий югалтмасын өчен машина хуҗасы әлеге акчаларны Фәнилгә биреп тора. Анысының әйтүенә караганда, илтеп җиткергәч, бензин хакын алып, калганын Виталийның кесәсенә сала да төшереп калдыра ул сәрхүшне. Лаякыл исерек агай исә туган авылы – Сысоева урамында пычракка егылып кала... 

Виталий Зайцев полициягә бик яхшы күрсәтмәләр бирә. “Түнтәр кибете янына туктагач, Марсель Гәрәев машинадан чыгышлый ук битенә кара башлык тарттырды, без алгарак китеп борылып килгән арада кибеткә кереп чыкты, кулында ниндидер кара әйбер (пистолет – Н.В.) бар иде”, – ди ул. Өстәвенә, машинага утыргач, Марсельнең “акча бар!” дип белдерүен дә исенә төшерә.

Фаразлар төрле

Виталийның күрсәтмәләре Марсель Гәрәевне яклаучыларда ризасызлык тудырды. Матбугатта “бер исерек әйтүе буенча, гөнаһсыз адәм баласын төрмәгә тыгарга йөрүче “явыз полицияне” тәнкыйть утына тоткан” язмалар да күренде хәтта. 

Чынлыкта исә Марсель Гәрәевның гаебе ярылып ята. Иң әүвәл “Хундай” шоферы Фәнил Шакировның сөйләүләренә мөрәҗәгать итик. Беренче күрсәтмәсендә ул дусты Марсель кибеткә юл сорашырга кереп китте, чыкканда дулкынланган, ярсыган иде дип вакыйганы шомартып күрсәтә, икенчесендә исә шул яктан машинага килгәндә Марсельнең башыннан ниндидер кара әйбер салып курткасына яшерүен әйтә. Виталийның сөйләүләре исә Фәнил күрсәтмәләрен тулыландыра гына. 
Полициянең тикшерү һәм оператив хезмәтләрендә әлеге талау өч кешенең алдан сөйләшенгән, димәк, төркемләп кылган җинаяте түгел микән дигән фараз да була. Ләкин тикшерә торгач, Шакиров белән Гавриловны җавапка тартырлык сәбәпләр табылмый. Аларны Марсельгә ияреп кибеткә кермәүләре коткара... 

Фәнил Шакировның үлеме

Хөкем утырышларында төп шаһитларның берсе булырга тиешле Фәнил Шакиров катнашмый. Шаукымлы сәфәрдән соң 10 көн узгач, типсә тимер өзәрдәй ир уртасы кеше үз-үзенә кул сала. Ләкин аның үлемен әлеге вакыйга белән генә бәйләү дөрес булмас. 

Фәнил Богородскоеда 1972 елгы хатыны Елена, өч уртак балалары белән яшәгән. Еленаның беренче иреннән тапкан ике кызының олысы Азнакайда, кечесе Казанда тора. Хатын соңгы елларда җирле терлекчелек фермасын җитәкли, ир кеше шул ук хуҗалыкта комбайнчы һәм тракторчы булып эшли. Беренче карашка гаиләдә бар да тәртиптә кебек. Ләкин монда да проблемалар хәттин ашкан була. Елена ул проблемаларны иренең эчкечелеге, хәтта наркотиклар куллануыннан күрә. Соңгысы, башлыча, хатын-кыз фаразы гына, ә менә хәмергә бәйлелектән ул чынлап та күптән түгел генә дәваланып кайткан була. 

Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр Фәнил Марий-Элга барган көннән соң аеруча кискенләшә. Хуҗа, төрле сәбәпләр табып, еш кына кунарга кайтмый йөри. Хатын аерылышырга дип судка гариза бирә. Ул чакта Фәнил Ленино-Кокушкинодагы агалы-энеле Сафроновлар фатирында йоклап йөри. Монда Марсель Гәрәев та еш була. Фәнил Шакировны полиция шул сәрхүшләр фатирыннан чыккач эләктерә дә инде. 

Ике тәүлек ябып тотып, тикшерү чаралары үткәргәннән соң, гаепләрлек дәлилләр булмау сәбәпле, аны һәм С.Гавриловны чыгарып җибәрәләр. Алкогольдән яңа дәваланган Шакиров өенә лаякыл исереп кайтып керә. 

Аерылышу аларның икесе өчен дә фаҗига була. Фәнилгә бигрәк тә. Гомеренең соңгы көнендә: “Минем өчен кибет талауны үз өстемә алып, төрмәгә керү хәерлерәк хәзер”, – дип тә сөйләнеп йөри ул. Әмма бу сүзләр хатынга тәэсир тими. Ул кечкенә кызчыгын күтәреп чыгып китә. Ачкычларын онытып калдыруын исенә төшереп кире кайтканда эш узган – ир кеше ишек тоткасына асылынып үлгән була инде. 

Соңгы сүз

Судта гаепләү ягыннан 43 шаһит катнаша. Марсель Гәрәев кибет талавын кире кага, ә менә наркотик саналучы үләне булуын таный, аны үзем куллану өчен әзерләдем дип белдерә. Соңгысы хөкем карарына зур йогынты ясамый. Ике җинаять кылуда гаепле дип табылган 1978 елгы ир-ат 3 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Яклау ягының Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итүе дә Балтач хөкемдары карарына үзгәреш кертми. М.Гәрәев моңа кадәр дә урлаган, талаган, хулиганлык кылган өчен Питрәч, Теләче, Лаеш, Казанның Совет районы судлары тарафыннан 4 мәртәбә хөкем ителгән була инде.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев