Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онлайн-чыгарылыш кичәсе укучыларны 27 июнь көнне Вконтакте челтәрендә көтә

Чыгарылыш сыйныф укучыларын Баста, Тима Белорусских, Тимати һәм башка популяр башкаручылар котлаячак.

Йолдызлар, конкурслар һәм призлар белән онлайн-чыгарылыш кичәсе 27 июнь көнне Вконтактта челтәрендә узачак. Сәхнәгә треклары бигрәк тә яшүсмерләргә ошый торган иң популяр башкаручылар: Баста, Zivert, Тима Белорусских, Тимати, NILETTO, Jony, HammAli & Navai и Ramil’ чыгачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Төп чыгарылыш»ка без яшүсмерләр аеруча ярата торган артистларны чакырдык. Безнең бүләк чыгарылыш сыйныф укучыларын сөендерер, һәм офлайн-бәйрәм булмауны бераз йомшартыр дип ышанабыз», -диде ВКонтактеда CEO урынбасары Александр Круглов.

Тантананы алып барырга Ида Галич, Владимир Маркони һәм Маруся исемле тавыш бирүче ярдәмче чакырылган. Алар комментаторлар арасында кулланучыны очраклы рәвештә сайлаячак һәм аңа шалтыратачак. Трубканы алучыларны йолдызлар котлаячак.

Чыгарылыш сыйныф укучылары бүләкләрне тантанага кадәр ота алачак — конкурслар музыкантлар берләшмәләрендә уза. Призлар исемлегендә iPhone, AirPods, iPad, акыллы колонка бар.

«Төп чыгарылыш» 27 июньдә 18:00 сәгатьтә «Рәсми битләр» берләшмәсендә башлана. Шулай ук бәйрәм МУЗ-ТВ каналында трансляцияләнәчәк.

Быел Россия югары уку йортлары чыгарылыш студентлары өчен кичәләрне шулай ук онлайн үткәрүне планлаштырганнар.

Фото: Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев