«Оныгым белән горурланам!»
Ватанны саклаучылар көнендә , Иштуган авыл җирлеге башлыгы Дамир Гайнетдинов Иштуган мәдәният йорты белгечләре белән берлектә, мобилизацияләнгән Караморкин Николай Игоревичның әбисен котлады.
Азык-төлек җыелмалары һәм бүләкләр тапшырды, батыр сакчы өчен рәхмәт белдерде, мөһим мәсьәләләрдә ярдәм тәкъдим итте. Нина Петровна бик канәгать калды, оныгы Николай – безнең илнең чын герое, дип сөйләде. "Мин оныгым белән горурланам! Исән-сау әйләнеп кайтсын!" – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты. Рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев