Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оныкларга нәрсә сөйләрбез инде

Соңгы елларда яшьләребез ни белән булса да кызыксыну, өстәмә белем алу, талантларын табу кебек киләчәккә зур юл ачарга мөмкинлек бирә алырдай нәрсәләрдән баш тарттылар. Моның сәбәбе - компьютер. Дөрес, «компьютеромания» белән чирләүчеләргә дәвалану җиңеләйде: ноутбук, нетбук, планшет, телефон дисеңме… Хәзерге яшьләр планшет яки телефонсыз берни эшли алмый. Үсмерләр табигать гүзәллекләрен,...

Соңгы елларда яшьләребез ни белән булса да кызыксыну, өстәмә белем алу, талантларын табу кебек киләчәккә зур юл ачарга мөмкинлек бирә алырдай нәрсәләрдән баш тарттылар. Моның сәбәбе - компьютер. Дөрес, «компьютеромания» белән чирләүчеләргә дәвалану җиңеләйде: ноутбук, нетбук, планшет, телефон дисеңме… Хәзерге яшьләр планшет яки телефонсыз берни эшли алмый. Үсмерләр табигать гүзәллекләрен, дуслык, туганлык кадерен һ.б. байлыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Твиттер, Фейсбук кебек сайтларга алмаштырдылар.

Берьюлы шулай ниндидер бәйрәмгә туганнар кайтты. Алардан минем яраткан 6 яшьлек туганнан туган энем дә калмаган иде. Туганнар кайтып, табын артына утырдылар, энем юк та юк. Аны чакырырга дип бүлмәгә керсәм, планшетын тотып, модемга таба иелгән дә: «Камилә апа, вай-фаеңның паролен язып бир әле». - ди бу миңа!

Бүген ВКонтакте сайтына теркәлмәгән кеше бармы икән ул? Олысы-кечесе шунда бит… Нүжәли андагы төркемнәр, хатлар тереләй сөйләшүгә караганда кызыграк, ә? Мине шунысы уйландыра: безнең буын, дәү әни-дәү әти булгач, оныкларына нәрсә сөйләр икән? «Без әбиең белән ВКонтактеда таныштык, шунда язышып, яшьлегебез үтте», - дипме?

Камилә ГАНИБАЕВА

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев