Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Органик игенчелек - булачак!

    Соңгы елларда органик игенчелек турында күп сөйләнә. Бу хакта фикер алышулар «Органик продукция турында» 2018 елның 3 августындагы 280-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителгәч башланды, ул 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Закон органик продукцияне җитештерүгә, саклауга, транспортировкалауга, маркировкалауга һәм сатуга бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала.

    Органик  җитештерү  кагыйдәләре нигезендә  үстерелгән,  җитештерелгән,  эшкәртелгән, сертификацияләнгән, этикетланган, сакланган һәм  сатыла торган,  ризыкта  эшкәртелеп  йә  эшкәртелмичә   куллану  өчен  билгеләнгән  продукция  органик  дип  санала.  

    Ни өчен  соң  бу  мәсьәлә хәзер  генә  кузгатылды,  ә  моннан    20-30  ел  элек  түгел?  Минераль ашламалар,  үсемлекләрне  химик яклау  чаралары  кулланып, югары  уңыш  артыннан   куу, чәчүлекләр әйләнешенең  булмавы туфракның  тыгызлануына  һәм  аның  куллануга  яраксыз  хәлгә  килүенә, аңарда  файдалы  микроорганизмнарның  юкка чыгуына   китерә. 

    Авылда  яшәүчеләр, шулай  ук  әзме-күпме  җиргә бәйле  кешеләр   кырда  эшләүче  агрегатлар  артыннан әле генә  сукаланган   җирләрдә   бөҗәкләрне, башка  зарарлы  корткычларны эзләп  очучы  каргалар,  башка кошлар  өермәсен  хәтерлиләрме икән?   Без  химия  белән  артык  мавыгып киттек, ә  моның нәтиҗәсе  һәркемгә  мәгълүм...  Туфракта  яңгыр суалчаннары һәм  башка  файдалы  бөҗәкләр  юк  икән, моның  сәбәпләре  турында  уйланырга  кирәк.    Безнең  кырларда шактый  күп авырулар  барлыкка килде:  үсемлекләрнең тамырдан  черүе, яфрак  авырулары,     үсемлекләрнең  шиңүе, әче  туфракның  һәм корткычларның  күбәюе.

    Иң төп  бурычларның  берсе  туфракның  табигый    уңдырышлылыгын саклап  калудан  һәм торгызудан  гыйбарәт,  бу   – органик  авыл  хуҗалыгы   җитештерүенең төп  постулатларыннан  берсе,  органик  продукция  үстерү  белән  кызыксыну  Татарстан  Республикасында  2008 елда  ук барлыкка килгән иде.    Бүген  безнең республиканың  төп  юнәлеше  –  игенчелекне биологияләштерү  программасы  кысаларында  җирләрне  туклыклы  элементлар  белән   баету.

    Чәчүлекләрнең дөрес  әйләнешен булдыру   – бу  органик  игенчелеккә  беренче  адым. Моңа  мисал итеп, Татарстан  Республикасы Чистай  районының  «Закамье Агро»  хуҗалыгы  белгечләренең эшен  китерергә  мөмкин.  Бу  хуҗалыкта  көзге  культуралар чиста,   сидераль һәм  пар кырларында  үстерелә.    Сидерат өчен   горчица һәм кандала  үләне (донник)  чәчелә, пар  кырларында – борчак. Борчактан  соң  бүлбеләр  барлыкка килү  аркасында  туфракта  бер гектарда  30 кг чамасы  азот барлыкка килә,    агрономнар моны  беләләр. 

    Сидераль  парларда  яшел  массаны  туфрак белән  катыштырганчы     аның  бер гектардан уңдырышлылыгы  250-320 центнер тәшкил  итә.   Галимнәр әйтүенчә,  бу бер гектарга   120-140 кг   минераль ашлама  кертүгә  тиң, аларны  күп  күләмдә  куллану  зур икътисадый чыгымнарга  китерә,  бигрәк  тә       фосфор-калий чыгымнарына.     Сидераль  парны  юкка гына  яшел  ашлама  дип атамыйлар  инде.    

    Яшел  ашламаларның  төп  өстенлекләре   – экологик  иминлек, ашламалар, аерым алганда,  органик ашламалар,   куллану аркасында     энергия  чыгымнарының   кимүе.    Яшел  масса  бертигез  ятып,   туфракның  тыгызлыгын  киметә, аның  структурасы, суүткәрүчәнлеге   яхшыра,  кышкы-язгы  явымнар  туфракка  күбрәк  үтеп  керә.    Шулай  ук  микроорганизмнарның  актив  үсеш   шартлары  яхшыра.     Әмма  иң мөһиме   – сидератларның  тәэсире  икенче  һәм өченче  елларга  да кала.   Күпьеллык    кузаклы  үләннәр үстерү  дә  туфракка шундый  ук йогынты  ясый.  

    Органик  продукция алуның  төп   принцибы  – культуралар үстергәндә  бары  тик  биологик  чаралар  гына куллану, табигый энтомофагларны   саклау  һәм активлаштыру.    

    Хәзерге  вакытта  галимнәр  тарафыннан  игенчеләргә ярдәмгә экологик  чиста  продукция   җитештерү  һәм сәламәт туклану  өчен  күптөрле  биологик  чаралар  эшләнгән.    Авыруларга  каршы  тору  өчен    биофунгицидлар бар,  алар  үсемлекләрдә  тупланып калмый,    әйләнә-тирә  мохиткә  зарарлы  йогынты  ясамый,  әмма  яшелчәләрнең  һәм җиләк-җимеш  культураларының  ончыл чыктан (мучнистая  роса), мильдью, фитофторадан, паршадан  һәм башка  авырулардан  зарарлануын    киметә. 

    Яфрак ашый  торган  корткычларга,  ябышкакларга  (бетләр, трипслар, акканатлылар),   проволочникларга, май коңгызларына һәм  тычкансыман  кимерүчеләргә каршы    биологик   инсектицидлар бар.    Йорт хайваннары,  кошлар, умарталар, шулай  ук  кешеләр өчен  алар зыянлы  түгел.   Корткычларга  каршы  шулай  ук  файдалы  бөҗәкләр  дә  булыша:   камка (божья коровка), челтәрканатлылар (златоглазка) кебек бөҗәкләр корткычларның  үрчүен  контрольдә  тоталар. 

       Органик  авыл  хуҗалыгы дөньяның  180нән артык  илендә    58 млн га авыл  хуҗалыгы җирләрендә  җитештерелә,  аларда    2,7 млн авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесе  эшли.    

    Россиядә   органик  продукция  җитештерү  башлангыч  үсеш  этабында  тора  һәм  аның  үсеш    перспективалары  зур.    Органик  авыл  хуҗалыгы    авыл  хуҗалыгы продукциясенең табышлылыгын  һәм  конкуренциягә сәләтен  арттырырга  мөмкинлек  бирә.          

    Кабул  ителгән «Органик   продукция  турында»гы  Федераль закон   хуҗалыкларны сертификацияләү  буенча  әзерлек  эшен  алып барырга,  ә  алынган  продукцияне  уңай  бәяләрдән  сатарга  мөмкинлек  бирәчәк.     Мондый  продукциягә  ихтыяҗ  елдан-ел  арта  бара.  

     «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» («Россельхозцентр») ФДБУ органик  продукция җитештерүче аграрийлар  белән  эшләргә әзер,  учреждение  Уставына  тиешле  үзгәрешләр кертелде.   2018 елда  Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәгенең Ихтыярый   сертификацияләү  системасына  яңа  юнәлеш  кертелде:     органик  продукция  җитештерү белән  шөгыльләнүче авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен сертификацияләү, «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУ   сайтында   «пилот  режимында» Россия  Федерациясе  органик  хуҗалыкларының реестры алып барыла  башлады.   

    FAO белән  берлектә,  «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУ   тарафыннан кызыксынучы учреждениеләр (Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ведомствосындагы) белгечләре  өчен    органик  җитештерүне сертификацияләү  буенча  халыкара    тренинг уздырылды,   30 эксперт  әзерләнде.  

    «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең  Воронеж өлкәсе  буенча  филиалы  органик  продукцияне   сертификацияләүгә  илдә  беренчеләрдән булып   аккредитация  алды һәм  тагын  берничә  филиал  шул  юлдан  барырга  ниятлиләр.  

     Татарстан  Республикасы филиалы  да  бу  юнәлештә  актив  эш алып бара.   Моның  өчен  белгечләрне укыту  башланды.    

    Безнең белешмә: бүгенге  көнгә ГОСТ 33980-2016   буенча  өч орган  сертификацияләү  өчен аккредитацияләнде   – «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең  Воронеж өлкәсе  буенча  филиалы, «Роскачество» АНО һәм   «Органик эксперт» ҖЧҖ.

    Бердәм график тамга  турында  һәм Органик  продукция  җитештерүчеләрнең  бердәм  дәүләт  реестры  турында  боерыклар  расланды. 

    Органик  продукциянең  бердәм  Россия  тамгасын  ГОСТ 33980-2016   халыкара  дәүләт  стандарты      буенча  сертификацияләнгән  җитештерүчеләр куя.   График  рәсем  (тамга) яшел  фон өстендә   ясалган  ак яфрактан  гыйбарәт,  яфрактан  өстә  ОРГАНИК сүзе  (рус телендә)  язылган һәм яфрактан  аста ORGANIC сүзе  (латин алфавиты  хәрефләрен кулланып) язылган. Россия  органик  продукциясенең  маркировкасында  шулай  ук  штрих код та  куелачак. 

    Бердәм дәүләт реестрына ГОСТ 33980-2016   органика   стандарты  буенча  сертификацияләнгән  җитештерүчеләр кертелгән.    Реестр җитештерүчеләр өчен дә,  шулай  ук  аннан  белешмәләр алучылар  өчен  дә  ачык  һәм  түләүсез  булачак.  

    Фото: Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

    Чыганак: Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: