Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ОСАГО алу өчен мәҗбүри техник тикшерү үтәргә кирәк булмаячак

Россия Дәүләт Думасы ОСАГО полисын алу өчен мәҗбүри техник тикшерүне (техосмотр) гамәлдән чыгарды. Яңа кагыйдәләр 22 августтан үз көченә керәчәк дип көтелә.

Яңалык автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турындагы канунга кагыла. Нәтиҗәдә полис алу өчен машина йөртүчегә диагностика картасы ясатырга һәм техник тикшерү узуны дәлилләргә кирәкми.

Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков сүзләренчә, мәҗбүри автоиминиятләштерүнең техник тикшерү һәм диагностика картасына бәйле булырга тиеш түгеллеген ЮХИДИ дә,  автоиминиятләштерүчеләр дә, Россия Банкы вәкилләре дә аңлый.

Фото: auto43.ru

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев