Өстәп тә түләрләрме?
Юлда ике машинаның бер-берсенә килеп төртелүе – гадәти хәл. Хәзер моңа артык игътибар да итмибез кебек. “Алла сакласын!” дибез дә, юл һәлакәтенә юлыгучылар яныннан тизрәк узып китәргә тырышабыз. Башына төшкәннәр белә: зыян күрү – бер хәл, бәрелгән машинаны төзекләндерүгә иминият акчасын алу өчен дә шактый тир түгәргә туры килә. Түләгән кадәресе “тимер ат”ны яңартырга җитмәскә дә мөмкин. Тик бу хәл озакка түгел: ОСАГО буенча акча түләүгә бәйле яңалык бар!
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе Россия Югары судында юл һәлакәтендә күргән зыян өчен ОСАГО полисы буенча бирелүче акчаның дөрес исәпләнмәвен дәлилли алган. “Җинаять эше республика белән генә чикләнми, ул федераль дәрәҗәгә ия”, – дип, алдан ук ачыклык кертте “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында идарә җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов. Эш шунда ки: ОСАГО полисы буенча иминият акчасы запас частьларның уртача бәясе турындагы белешмәлектән чыгып исәпләнә. Әлеге документны Россия иминиятләштерүчеләр берлеге раслый икән. Әнә шул белешмәдәге бәяләр белән килешмәгәннәр дә инде. Әйтүләренә караганда, кибеттә запас частьлар күпкә кыйммәтрәк тора. Монополиягә каршы федераль хезмәткә ОСАГО буенча иминият акчасы күләменнән риза булмаучылардан килгән мөрәҗәгатьләр саны арткан. Моннан өч ел элек башланган тикшерү эшенә узган атнада нокта куйганнар. Илнең Югары суды Россия иминиятләштерүчеләр берлегенә машина кирәк-яраклары бәясен базар бәяләре белән тәңгәлләштерергә кушкан.
Казанда яшәүче Дамир Фазлыев былтырдан бирле җәяү йөри. “Көз көне юл һәлакәтенә эләктем. Үземә берни булмады, әмма машинага шактый зыян килде. Иминиятләштерүчеләр автомобильгә килгән зыянны 120 мең сумга бәяләде. Тик бу акча җитмәде. Хәзер суд юлын таптыйм. Ул арада җәяү йөрергә туры килә. Гаиләдә машинаны төзекләндерү өчен артык акча юк”, – ди ул. Сергей Павлов әйтүенчә, моннан ары Дамир Фазлыев кебекләр суд карарына таянып та эш итә алачак. Акчаны дөрес санамаганнар икән, өстәп түләсеннәр! Яңалык соңгы өч ел эчендә юл һәлакәтенә эләгүчеләргә кагыла.
Запас частьларның уртача бәясен ник дөрес исәпләмәгәннәр соң? Җитәкче урынбасары әлеге сорауга да җавап бирде. Закон нигезендә, исәп-хисапны илнең 85 административ үзәгендәге бәяләрдән чыгып ясарга тиеш булганнар. Теге яки бу төбәктә күпме кеше яшәвенә карап, таләпләр дә төрле. Мәсәлән, халкы бер миллионнан да артып киткән шәһәрләрдә уртача бәяне билгеләү өчен, кимендә ун кибеткә керү сорала. “Тикшерү барышында ачыкланганча, иминиятләштерүчеләр берлеге вәкилләре нибары 11 административ үзәктәге бәяләрне өйрәнгән. Ничә кибеткә керүләре гомумән билгесез. Бу хакта тәгаен мәгълүмат җиткерүче булмады. Тагын шунысы да бар: тикшерүчеләр күпләп сату бәяләрен исәпкә алган. Закон нигезендә, болай эшләргә ярамый. Гади кешегә запас частьны ваклап сату бәясеннән бирәләр бит”, – диде Сергей Павлов.
Идарә җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, Казанда, мәсәлән, Самарадагы уртача күрсәткечләр гамәлдә булган. “Югыйсә бу ике шәһәрдәге тормыш дәрәҗәсе шактый аерыла”, – диде ул. Белешмәдәге бәяләрне башкалада автомобильләр сату һәм төзекләндерү белән шөгыльләнүче бер оешмадагы саннар белән дә чагыштырып караганнар. “57 төрле запас частьны тикшердек. Белешмәлектә ишек, бамперларның 70 процентына бәяләр очсызрак күрсәтелгән. Кайбер очракта аерма 40 процентка кадәр җитә”, – диде Сергей Павлов. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе үткәргән тикшерү ОСАГО полисы буенча исәпләнүче акчаның күләмен арттырырга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч та белдерде ул.
Россия автомобилистлары федерациясенең төбәк вәкиле Рамил Хәйруллин сүзләренә караганда, рульдәгеләрнең дә белешмәгә бәйле сораулары шактый. “Мондый бәяләрне каян алганнар? Әйтерсең ул уртача күрсәткечләргә түгел, ә иң түбән бәягә тиң. Бәрелгән машинаны бу кадәр очсызга төзекләндерергә әзер булучыны ничек табарга икәне дә аңлашылмый. Белешмәлек чирек елга бер тапкыр яңартылып торырга тиеш. Әмма чынбарлыкта бу эшләнмәде. Шуңа күрә машина йөртүчеләр, иминият акчасы күләменнән риза булмыйча, суд юлын таптарга мәҗбүр булды”, – дип сөйләгән ул. Акча тирәсендә бәхәс бервакытта да тынмаячак, дип фикер йөртүчеләр дә җитәрлек. Берәүләр машинасын кыйммәтле салонда төзекләндергән арада, икенчеләр өйдә генә ремонт ясарга мөмкин. Шул ук автомобиль пыяласын базардан да сатып алучылар бар. Кыскасы, чыгымнарны кем ничек исәпли бит. Ул арада иминиятләштерүчеләр суд карарына шикаять белдерергә җыенулары турында әйткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев