Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Отельләрдә… урлашу рөхсәт ителәчәк

Май аенда Төркиянең Кемер шәһәрендәге очрак күпләргә билгеледер: кунакханәнең бәдрәф кәгазьләрен, тастымалларын, халатларын, тапочкаларын, пакетлы чәйләрен, җиләк-җимешләрен, тәлинкәләрен төяп чыгып барган Россия туристларының чемоданнарын бушаттырдылар.

Шушы көннәрдә безнең илнең кайбер кешеләре өчен шатлыклы хәбәр килеп иреште: отельләрдән нәрсәләрнедер, чынлап та, истәлеккә алып китәргә рөхсәт ителәчәк. Кунакханәдән алып китәргә ярый торган әйберләр: төрле косметик чаралар (шампуньнар, гельләр, кремнар һ.б), бер кия торган тапочкалар. Мәсәлән, Британиянең кайбер отельләре хәтта кулчатырларны да алып китәргә рөхсәт бирә, моны маркетинг ысулы дип аңлата.
Алып чыгарга ярамаган әйберләр: мендәрләр, халатлар, дини китаплар, пульт батареялары һәм… бәдрәф кәгазе.

 

Фото: https://pixabay.com | TesaPhotography

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев