Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ОТРЯДЛАРДАГЫ СТУДЕНТЛАР: АКЧА, СӘЯХӘТ ҺӘМ МӘХӘББӘТ

«Сүз белән түгел, эш белән!» Тырышып хезмәт куючылар шундый девиз белән яши. Алар көллият, университетларда укырга да, җәен эшләргә дә өлгерә. Баш күтәрми эшләгәннең әҗерен дә ала – рәсми бәйрәмнәрен югары дәрәҗәдә үткәрә. Сүзем Татарстанның Студентлар хезмәт отрядлары турында. 17 февраль көнне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе сәхнәсендә «Сүз белән түгел, эш белән!» хезмәт кучы яшьләрнең III форумы узды.

Ә барысы да моннан берничә ел элек башланган. 2015 елның февралендә Россия Президенты Владимир Путин 17 февраль рәсми рәвештә Студентларның хезмәт отрядлары көне буларак билгеләп үтеләчәк дигән карарга кул куя.

Президенттан башлап һәркем диярлек

Өченче ел рәттән безнең студентлар зурдан кубып бәйрәм итәләр. Шулай булмый ни: безнең Татарстан отрядлары Россия буйлап танылган. Мәсәлән, Кырымдагы «Ялта-Интурист» кунакханәсе җитәкчелеге дә республикабыз студентлары үзләренең эш сөючәнлеге, сөйкемлелеге белән ял итүчеләрнең күңелләрен әсир итә ди.

Хәер, Россия Президенты – үзе дә хезмәт отрядларында булган кеше. Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров, мәгариф министры Ольга Васильева, Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев та заманында шушындый отрядларда эшләгән.

Ә Татарстанның Студентлар хезмәт отрядларында бүген 10 меңнән артык студент катнаша. Тик шуларның бары тик 1 меңе генә тантанага чакырулы иде. Бу, әлбәттә, иң активлары. Чөнки ел буе уңышлы эш белән күрсәткәннәр сәхнәгә күтәрелеп, министрлардан бүләкләр дә алды.

Миңнехановтан – тәгәрмәчле күчтәнәч!

Иң дулкынландырганы, әлбәттә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгышы иде. Республика җитәкчесенең яшьләр белән очрашуга килүе үзе үк бу юнәлешкә хөкүмәтнең зур әһәмият бирүен күрсәтә. Бездә кунакка күчтәнәчсез йөрмиләр. Рөстәм Нургалиевич та бу гореф-гадәтне яхшы белә. Шул уңайдан, Республика студент хезмәт отрядлары үзәгенә «Ford Tranzit» микроавтобусын тапшырды. Машина ачкычын оешма директоры Ринат Садыйков алды. Күчтәнәч дисәң, тел әйләнмәс, күчтәнәчище бит бу!:)

– Хезмәт отрядларында катнашкан студентлар әйтеп бетереп булмаслык тәҗрибә ала. Сез ил, республика, вузларыгыз өчен дә, үзегез өчен дә файда эшлисез – материаль мөмкинлекләрегез дә барлыкка килә. Без студент хезмәт отрядлары белән бәйле юнәлешләргә ярдәм иттек, итәбез һәм итәчәкбез, – диде президентыбыз яшьләргә.

Тантанада «Ел Студент хезмәт отряды-2017» конкурсы җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Гран-Прига Казан дәүләт энергетика университетының «Тесла» отряды лаек булды. Шушы отряд исемен атаганда, сәхнәгә күпме студент йөгереп чыкканын белсәгез! Җиңүче статуэткасын аларга Президент үзе тапшырды һәм һәрберсенең кулын кысты. «Тесла»лылар да сүзсез калмады. Яулаган исемнәрен алга таба да тырыш хезмәтләре белән аклаячакларын әйтте.

Аулак өй түгел, отрядлар кавыштыра!

Чыннан да, өченче хезмәт семестрында Татарстанның хезмәт отрядлары кайларда гына булмаган! Сахалиннан алып Калининградка кадәр! Эшли дә, сәяхәт тә итә, шуның өчен хезмәт хакы да ала. Түләп укучы студентлар шушы хезмәт җимешләре ярдәме белән хәтта үз укулары өчен чыгымнарның бер өлешен дә каплый икән.

Студент отрядларында эшләү яңа шәһәрләр, хис-кичерешләр генә түгел, ә мәхәббәт табу ысулы да әле! Әйе-әйе, бу уйдырма түгел! Отрядларда бергә эшләү дәвамында күпме гаилә кавышкан биредә. Аларның кайберләре сәхнәгә менеп тә күренде. Аларның инде мәхәббәт җимешләре дә үсеп килә икән. Һәм барысы да – кызлар!

Сәхнәгә «Казан» төзелеш отрядының экс-мастеры Сергей Королев чыгып, Татьянага багышлап шигырь укыгач, сүз башының нәрсәдә икәнен аңламый калдым. Ә берзаман ул «Татьяна, миңа кияүгә чык!» дип әйтеп салмасынмы! Сергей «Алькор» төзелеш отрядының комиссары Татьяна Трегубова алдына тезләнеп, тәкъдим ясады. Мондый тәкъдимнән Татьяна баш тартмады, әлбәттә. Зал, дәррәү кубып, яшьләрне котлады.

Хезмәт отрядларының мондый бәйрәме шушындый масштаблы форум белән генә тәмамланмый. Чөнки быел Казанда хезмәт сөюче студентларга багышланган һәйкәл дә пәйда булачак. Татарстанның хезмәт отрядларының 55 еллык тарихы бар. Аның чишмә башында торучылар – хәзер бу юнәлешнең аксакаллары – ветераннары. Ә алар әле бу хезмәт юлын тагын бер кат таптар иде. Аларның энергетикасына, тормышны яратуына шаккатырсың.

21 гасырның хезмәт отрядлары күчәрендә әйләнүче яшьләр дә тагын 55 ел узгач, шундый позитив рухларын саклап калсын иде. Шунысын төгәл беләбез: бу студентлар «Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул» дигән шигырь «стандарт»ларына берничек тә туры килми. Аларның куллары эш сөя, эшне белә һәм башкаларга өйрәтә ала!

Фото: http://yalkyn.com

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X