Оят белән оялуның чиге кайда?
Әлеге язманы әзерләргә редакциягә килгән бер хат этәргеч бирде. “Ватаным Татарстан” газетасының 6 апрель санында газета журналисты Фәния Арсланова, ачыклык кертәбез дип, малайларны сөннәткә утырту турында “Җиде кат үлчә, бер кат кис!” исемле язма әзерләгән иде, – дип башлана ул һәм болай дәвам итә: – Журналист бу турыда язарга алынгач, берничә мулла, табиб белән сөйләштем, дигән. Болар турында ир-атлар белән авыз тутырып сөйләшергә (башкача яза алмыйм) бу хатынга оят түгелме икән? Язманы газетада күргәч, күңелгә әллә нинди уйлар килде...” Әлеге хатны Казанда яшәүче даими авторыбыз Зыятдин Вәлиәхмәтов язып җибәргән.
Зыятдин абыйның хатын, газетада чыккан мәкаләне бер түгел, хәтта җиде генә дә түгел, күп мәртәбәләр укысам да, оялырлык әйбер тапмадым. Бәлки мин инде каешланып беткәнмендер дип, язмамны республикада ихтирам яулаган шәхесләргә дә күрсәтеп карадым. Алардан бары син журналист буларак язгансың, һәркем үз каланчасыннан торып фикер йөртә, дигән сүз ишеттем. Малайларны ни өчен сөннәткә утыртулары турында янә аңлатып тормыйм, кабатлану булыр. Ә Зыятдин абыйга рәхмәт әйтәм һәм сәламәтлек телим. Ул – газетада чыккан язмаларны бер хәрефен калдырмыйча укып баручы һәм шул уңайдан берьюлы дистәләгән хат язып җибәрүче авторыбыз. Безгә һәр укучы кадерле.
Чынбарлык китаптан аерыла
Газетада ике дистә елдан артык эшләсәм дә, “Иман” сәхифәсен әле бер ел гына алып барам. Баштарак куркытты: яңа тема, яңа кешеләр, яңа очрашулар... Дин әһелләре дигәч, ишан, мулла образларын балачакта укыган китаплар, спектакльләр аша күз алдына китерә идем: алар – хәйләкәр, үз файдасына гына тырышучы, күп хатын алучы һәм башкалар. Гәрчә авылыбыздагы муллалар – Габдрахман абый, Ярми бабайларга Совет чорында да халык хөрмәт белән карады. Габдрахман абыйның йөз-кыяфәтендә, киенү рәвешендә Гаяз Исхакый, Садри Максудилар чалымы бар иде.
Ник авылга кайтмыйлар?
Яңа темага алынгач, иң беренче Тәтеш районыннан килгән хатны тотып, казый Җәлил хәзрәт Фазлыев янына чыгып киттем. Гомумән, ел дәвамында Җәлил хәзрәттән еш киңәш сорарга туры килде. Авылларда яңа мәчетләр булып та, аларның буш торуын хәзрәт болай аңлаткан иде: “Адәм баласының дингә килүе тиз түгел. Авыл халкы картая, яшьләр шәһәргә укырга китә дә шуннан кайтмый. Мәчеткә генә түгел, бакчага, мәктәпкә йөрүчеләр дә азая. Кеше, нинди генә яхшы җирдә яшәмәсен, олыгайгач, барыбер авылга тартыла. Үләргә авылга кайталар. Тик ул чагында мәктәпне дә, бакчаны да саклап калып булмый инде”. Матбугатта шуңа охшаш сорауларга еш әйләнеп кайталар, ләкин Җәлил хәзрәттән дә уздырып җавап бирүче юк әле. Үзе дә авылда яшәгәч, шул тормыш эчендә кайнагач, хәзрәт мәсьәләне тирәннәнрәк белә.
Мәчеттә оекбаш өләшәләр
Уңайсызлык кичергән чаклар да булды. Әйтик, дини чараларга чакырсалар, нәрсә кияргә дип баш ватасың. Чалбар киюне дә гаеп итүчеләр бар. Мәчеткә кергәндә яулыкны бәйләп, аннан чыккач, пөхтәләп төреп кую да күпләрнең күңеленә ошамый. Дөресен әйтим, бу мәсьәләгә дин әһелләре тынычрак карый, мәҗбүр итмиләр. “Дингә килү, киенү рәвешеңне үзгәртү, биш вакыт намаз укый башлау – барысы да берьюлы булмый ул”, – ди үзләре дә шул юлны үткән таныш абыстайлар. Диннән ераграк торганнар кеше тикшерә, киңәш бирергә ярата. Гаеп итештән булмасын, үзем белән булган бер хәлне языйм әле. Беркөнне Казандагы Нагорный бистәсендәге “Иман нуры” мәчетенә киттем. Нияз хәзрәт Закиров белән әңгәмәгә. Чалбар, озын җиңле күлмәк кидем, башта – яулык, аякта – туфли. Яңгырлы көн булгач, коры торсын дип оекбашны кимәдем, сумкага тыктым. Бер аулаграк урында оекбашымны алыйм дип сумкага кул тыксам, таба алмадым, өйдә онытылып калган. Мәчет эченә кердем, каударлануымны, сумка капшавымны ишек төбендә утыручы бабай күреп алды. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлаттым. Рәхмәт аңа, әрләмәде, тавыш күтәрмәде, кырын карамады. “Андый хәлләр булгалый, бездә оекбашлар да, яулыклар да бар”, – дип бер пар өр-яңа оекбаш сузды. Башка мәчетләр дә шулай хәстәрле булсын иде.
“Мәчеттә оекбаш өләшүнең бер авырлыгын да күрмибез, – дигән иде Нияз хәзрәт Закиров. – Җәй көне мәчеткә оекбашсыз керүче яшьләргә бирү өчен алып куйган идек. Юлчылар да кергәли, төрле вакыт була. Намазны яланаяк укырга рөхсәт итмибез. Кайберәүләр оекбаш сузгач, рәхмәт әйтеп, акча бирергә тели, оек хакын сәдака итеп салып калдыручылар да бар. Сак хезмәтендә торучы Солтан абый да, Гыйльметдин абый да кеше белән уртак телне тиз таба. Ел саен бер тартма оекбаш алып куябыз һәм таратып бетерәбез. Базарда эшләүче бер ханымның, хәзрәт, бер тиен акча да кирәкми, рәхәтләнеп кисеннәр, дип бушка биреп җибәргән чаклары да булды”.
Бу юлларны укыганда, тагын тетмәне тетүчеләр булмый калмас. Нишлисең бит инде, гаепләү җиңел, үзеңнең кайчандыр яланаяк, яланөс, яланбаш, яланкул... (хәер, һәммәсен дә язып тормыйм инде) йөргән чакларың тиз онытыла шул. Хәер, хәзрәтләребез әйтеп тора бит: “Тәүбә итәргә беркайчан да соң түгел!” Иң мөһиме иманыбызны ныгытырга, күбрәк белем, сабак алырга язсын иде!
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев