Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Оятсыз” чир оялтса...

Берничә көн элек биш яшьлек улымның чәч төбендә серкәләр күренә башлады. Балалар бакчасында иярткән дияр идең, авырып тору сәбәпле, бала бер айдан бирле өйдә утыра. Даруханәдән тиз генә беткә каршы шампунь алып керүемнең дә әллә ни файдасы булмады. Баштагы серкәләр бер дә кимемәгән кебек. “Бетләдек!” дип табибка барып керергә дә оят. Бетләүне өй шартларында гына тагын нинди ысуллар белән җиңеп була?

Укучыбыз тап булган проблема сирәк булган торган хәл түгел. Педикулез, гади тел белән әйткәндә, бетләү – кешелекне элек-электән озата килгән борынгы чирләрнең берсе. Гомер-гомергә “пычраклар” авыруы саналган әлеге чир хәзерге заманда да очрый. Саннарга күз салсак, Россиядә ел саен 300 меңләп педикулез очрагы теркәлә. Ни га­җәп, бетләүчеләрнең 94 процентын, нигездә, шәһәрдә яшәүчеләр тәшкил итә! Чынлыкта исә Рос­сиядә педикулез белән күзгә-күз очрашучылар саны тагын да күбрәк, ди белгечләр. Ник ди­гәндә, элеккедән килгән гадәт буенча күпләр педикулез вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә ояла, бетләргә каршы йорт шартларында гына көрәшүне өстен күрә.

 
Хәтерләсәгез, моннан бер-ике ел элек: “Казан мәктәпләрендә балалар бетләгән!” – дигән хәбәр таралган иде. Түбән Каманың ике мәктәбендә дә шундый ук хәл кабатланды. Эш хәтта мәктәпләрдә карантин игълан итүгә кадәр барып җитте. Соңгы бер ел эчендә исә республикада бетләү очрак­лары шактый кимегән. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарә­сен­нән алынган мәгълү­матларга караганда, узган ел республикада 1 мең 262 педикулез очрагы теркәлгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 29 процентка азрак, ди белгечләр.

 
Бет – фәкать кан белән генә тук­лана һәм кешедән кешегә күчү юлы белән үрчи торган паразит җан иясе. “Бетләр тиз үрчи, әрсез, шуңа күрә алар беркайчан да юкка чыкмаячак. Ул сукбайларда гына түгел, теләсә кемдә булырга мөмкин. Шуңа күрә педикулезны “пычрак”лар чире дип кенә карау дөрес түгел”, – ди Роспотребнадзор белгечләре. Бетне җәмәгать транспорты, чәчтарашханә, мунча, бассейн, поезд, хастаханә – кыскасы, көндәлек тормышта юлыбыз төшкән теләсә кайсы урында ияртергә мөмкин. “Шуңа күрә баланың мәктәп яки балалар бакчасына йөрмәгән очракта бетләвенә дә аптырарлык түгел”, – ди тәҗрибәле дерматолог Лариса Харисова.

 
Белгеч сүзләренә караганда, бетләр биш елга бер тапкыр “аза”, ягъни цикллап үрчи. Кешеләр арасында иң киң таралганы – баш бете. Алар күбрәк колак артларына, башның урта өлешләренә серкә сала. Зур бет 27-30 көн яши, 2-3 сәгать саен кан эчә. Бер тәүлек кан эчмичә торса, үлә. Серкәдән 15-17 көн эчендә бет ярала. Ана бет көн саен 3-7 күкәй сала. Салкында серкәләр акрын үсә, җылылык 20 градустан түбәнрәк булганда, ана бет күкәй салмый башлый. Моннан тыш белгечләр паразитның кием бете белән касык бете дигән төрлә­рен дә аера. Беренчесе күбрәк торыр җире булмаган, теләсә кая кунып йөргән кешеләрдә очраса, касык бете җенси юл белән күчә.


“Бала бетләгән очракта аның чәчендә ялтырап торган соры-саргылт төстәге серкәләр күренә. Еш кына аларны кавык белән дә бутыйлар. Тик чәч кавыгыннан аермалы буларак, бет серкәләре чәчкә ныклап берек­кән була. Күп дигәндә, бер миллиметр зурлыктагы әлеге бетләр уртача 25-45 көн яши, кан эчкәндә, кан оешуга комачаулаучы матдә бүлеп чыгара. Шуңа күрә бетләгән бала, иң беренче чиратта, баш кычытудан зарлана. Чәч араларында яралар да пәйда булырга мөмкин. Вакытында чарасын күрмәгән очракта балада дерматит яки экзема (тимрәү) авырулары башланырга мөмкин. Моннан тыш бетләр тимгелле тиф (сыпной тиф), бизгәк (лихорадка), кайтма тиф (возвратный тиф) та ияртергә мөмкин. Шуңа күрә паразитка каршы үзлегеңнән генә көрәшмичә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итүең хәерлерәк”, – ди Лариса Ранифовна.


Бүген авыруны өй шартларында гына дәваларга ярдәм итүче чаралар да байтак, билгеле. Дару­ханәләрдә педикулезга каршы шампунь, спрей, сыек кат­нашма­ларның ниндиләре генә юк. Ә инде бетләүгә каршы препарат белән юынганнан соң үлгән бет, серкәләрне төшерү өчен башны аш серкәсе катнашмасы белән юарга кирәк, ди белгечләр. Гадәт­тә, серкә чәчтән төшми, чөнки ана бет махсус сыекча бүлеп чыгара, шуның ярдәмендә серкә чәчкә ябышып тора. Ә аш серкәсе шул матдәне эретергә сәләтле. Бер өлеш суга бер өлеш аш серкәсе кушып, башны юганнан соң, биш-ун минутка яулык ябыгыз. Шуннан соң вак тешле тарак белән чәчне яхшылап тарарга кирәк. “Моны бетләгән кешегә генә түгел, аның белән бергә яшәгән һәркемгә эшләргә киңәш итәбез. Алдан аяк киенүнең зыяны юк, – ди Лариса Харисова.

 

– Чәчләрне чистартканнан соң барлык урын-җирләрне, эчке, өске киемнәрне алыштырыгыз, юыгыз, аннан үтүкләгез. Бер чис­тарынгач, 7, 14, 21 көннән соң баланың, йә булмаса олы ке­шенең чәчен яңадан карарга кирәк. Ник дигәндә, башта сер­кәләр качып калган очракта, бет яңадан барлыкка килергә мөмкин”. 
Тән авырулары, аллергия булган очракта, биш яшькәчә балаларга, йөкле хатын-кызларга махсус препаратлар куллану тыелырга мөмкин. Андый очракларда чәчне гади шампунь белән юып, аш серкәсе кушылган су белән бик еш тарарга киңәш ителә. Сүз уңаеннан, педикулез белән бәйле сораулары булган кешеләр 238-95-27 номеры буенча республи­каның дезинфек­цияләү станция­сенә мөрәҗәгать итә ала. Адресы: Казан шәһәре, 17 нче йорт. 

Бет белән “дуслашмыйм” дисәң:


– балалар һәм үсмерләрнең башларын, тәннәрен һәрдаим карап торырга;
– башны һәм тәнне кимендә 5-7 көнгә бер тапкыр юарга;
– урын-җирне атна саен алмаштырырга;
– урын-җир җәймәләрен юган саен үтүкләргә;
– чәчне көн саен тарарга, кис­тереп торырга;
– чисталык яратырга ;
– кеше киемен, башлыгын алмаска, чит таракка кагылмаска кирәк.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев