Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Озын гомерле японнарның сере

Япониядә 50 мең кешенең яше 100 дән узып киткән. Тагын 15 елдан бер гасыр яшәүче японлыларның саны миллионнан артачак. Гомер озынлыгы һәм тормыш сыйфаты буенча мондый күрсәткечләр дөньяның башка бер генә илендә дә юк.

Бу халыкның озак яшәү сере аларның чи балык һәм су үсемлекләре белән туклануында диярсез. Әмма бу дөрес түгел. Җир шарында җылы океан ярларында урнашкан илләрдә  иртәдән кичкә кадәр диңгез ризыклары, җиләк-җимеш, яшелчә ашаучы кешеләр алардан башка да җитәрлек. Әмма алар ике тапкырга кимрәк яши.

Кояш чыккан илдә кешеләрнең  шулай озак яшәү сере —  кечкенәдән үк әдәпле булып тәрбияләнү. Теләсә нинди хәлләрдә дә  әңгәмәдәшченең кәефен бозмаучы бердәнбер халык дисәк тә арттыру булмас, мөгаен. Кешенең күңелен кайтармас өчен алар һәркем белән үзләрен итагатьле тота. Очрашканда елмаеп башын иеп каршы ала, озатып калуы да шулай. Аларда  тупас эндәшү, акыру-бакыру гадәте юк. Төрле авыр хәлләрдә дә үзләрен кулда тота белә.

Дөньяда Япониядән дә позитиврак илне табуы мөмкин түгел. Аның мәйданы кечкенә, утрауларның 70 процентын таулар били. Дөге үстерү, шәһәрләр салу өчен дә җирләре аз. Файдалы казылмаларга, табигать хәзинәләренә дә ярлы. Тик шуңа да карастан җир йөзендә Япония иң бай дәүләтл булып санала. Биредә уртача хезмәт хакы —  3500 мең доллар(якынча 218 750 сум).

Ил экономикасының шундый үсеше японнарның иң элек  фикерләрен, хис-тойгыларын, кичерешләрен контрольда тотарга өйрәнүләрендә. Тискәре уйлар әңгәмәдәшченең кәефен генә түгел, сәламәтлеген, киләчәген дә «үтерә» алуын аңлап, алар үз телләреннән «юк» дигән сүзне алып аткан.

Кемнәр белән генә әңгәмә корсак та, кеше күңелен кайтармыйк. Ямьсезләнмик.

Фото: https://pixabay.com | cegoh

http://caydaq.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X