Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Озын толымлы татар кызы турында New York Post Америка газетасы язган

Озын толымы белән дан казанган Алия Насыйрова "Татар-информ"га ничек танылуы турында сөйләде.

Озын толымлы татар кызы Алия Насыйрова турында New York Post Америка газетасы язган.  Алия Насырова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ничек танылуы турында сөйләде.

“Мин – татар кызы. Әмма, кызганычка каршы, татар телен белмим. Бүгенге көндә мин Словакиядә Братислава шәһәрендә яшим. Мин – рәссам-график һәм иллюстратор”, - диде Алия.

Алия толымының озынлыгы чама белән 240 см булуын әйтте. “Минем чәчләр махсус тәрбия таләп итми. Башка кеше нәрсә эшли, мин дә шуны ук эшлим: чәчләремне юам, киптерәм һәм тарыйм. Чәчләрне мин атнага бер генә тапкыр юам һәм көн саен 40 минут тарыйм. Фен кулланмыйм, шуңа күрә югач, чәчләрем көне буе кибә. Элегрәк әни ярдәм итә иде, хәзер барысын да үзем эшләргә өйрәндем. Минемчә, кызлар табигатьтән бирелгән чәч белән яшәргә тиеш. Үзеңне яратырга һәм булган әйбереңә рәхмәт әйтеп яшәргә кирәк. Мода артыннан куарга кирәкми”, - диде ул.

Алия чәчләрен 20 елдан артык үстерүен сөйләде. “Толымнарым, берсүзсез, вакыт, көч һәм билгеле бер карау чаралары таләп итә. Хәзерге вакытта мин чәч тәрбияләү әйберләренә акча тотмыйм дисәң дә була”, - диде ул.

Алиянең сүзләренчә, аңа көн саен Җир шарының төрле почмакларыннан җылы сүзләр килеп тора. “Мин беркайчан да минем чәч толымнары белән видеолар бөтен дөнья буенча миллионлаган карау җыяр дип уйламадым. Минем толымнар турында Daily Mail массакүләм инглиз көндәлек газетасы, New York Post Америка газеталарының иң зурларының берсе, The Sun Британия таблоиды язды. Миңа көн саен Җир шарының төрле почмакларыннан яхшы һәм җылы сүзләр килә.  Мин кешеләрне рухландыра алам икән бит”, - диде татар кызы Алия Насырова.

Фото: скриншот поста instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев