Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пандемия вакытында Татарстанда ничә парның язылышуы билгеле

Үзизоляция режимында никахны аерым очракларда гына теркәп була иде, хәзер исә яңа гына өйләнешүчеләргә балдаклар белән битлек һәм перчатка кигән килеш алмашырга туры киләчәк.

Үзизоляция режимы вакытында Татарстанда 500дән артык пар гаилә корган. ЗАГС хезмәткәрләре аларның хәленә кергән, чөнки бу «аерым очраклар» булган, дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина Андрей Кузьминга биргән интервьюсында.

«Без никахларын март ахыры – апрельдә теркәргә җыенган барлык яшь парларга да шалтыратып, аларга гаилә коруны кичектереп торырга тәкъдим иттек. Чынлыкта, бездә «аерым очрак»ка караган парлар гына калды. Шундый 515 пар никахларын рәсмиләштерде», - дип хәбәр итте Нигъмәтуллина.

Андрей Кузьминга биргән интервьюсында ул Татарстанда коронавирус инфекциясенең туйларга нинди үзгәрешләр кертүе һәм үзизоляция режимының ни өчен ЗАГС хезмәткәрләренә кагылмавы хакында сөйләде.

Әңгәмәдәшләр ни өчен илебездә һәм республикада традицион гаилә кыйммәтләренә караш һәм гаиләләрне яклау Европага караганда өстенрәк булуы хакында фикер алышты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев