Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Парашютсыз сикереп рекорд куйган! ШОКкатмалы хәл [+видео]

7600 метрдан парашютсыз сикер әле син! Анда йөрәгең булса да ярылып үлергә мөмкин, әмма бу ир-ат махсус шулай сикергән.

«YouTube»та бер ир-атның 7600 метр биеклектән сикерүен төшергән видео чыкты. Мондый куркыныч адымга Америка парашютисты, бейсджампер Люк Айкинс барган. Экстрим яратучы ир сикерүгә бер ел әзерләнгән. Иң катлаулы момент - Люкның җиргә төшүен уйлау булган. 20 катлы йорт биеклегендә махсус сетка тарттырып, аны манекен ярдәмендә күп тапкыр сынарга туры килгән.
Бүген (Мәскәү сәгате буенча иртәнге 4тә) ул Калифорниядә үзенең рекордлы сикерүен чынга ашырган. Экстремалга- 42 яшь! Аның белән бергә парашютчылар да сикергән, алар ярдәмендә әлеге видео әзерләнгән. Тиешле биеклекне төшкәч, парашютчылар парашютларын ачкан һәм җиргә шул рәвешле төшкән, ә Люк сеткага якынаер алдыннан аркасына әйләнеп яткан һәм, бәхетенә, сеткага төшкән.
Шулай итеп ул биеклектән парашютсыз сикерү буенча рекорд куйган.
http://baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев