Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Патяшина: Изоляция режимын бозу коронавирус йоктыручылар саны кискен артуга китерәчәк

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе татарстанлыларны артык ихтыяҗ булмаганда кибеткә чыкмаска, кунакка бармаска, дус-туганнарыңны өеңә чакырмаска, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр белән контактларны чикләргә чакырды.

Татарстанлыларга изоляция режимын төгәл үтәргә һәм өлкәннәр белән контактларны мөмкин кадәр чикләргә кирәк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә шуны аңлау мөһим: без изоляция режимында мөмкин кадәр озаграк булырга тиешбез. Әгәр кешеләр өйдән тыныч кына чыгып була дип уйлый икән, бу Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең тагын да киңрәк таралуына китерәчәк», - дип искәртте идарә җитәкчесе.

Патяшина шулай ук татарстанлыларны артык ихтыяҗ булмаганда кибеткә чыкмаска, кунакка бармаска, дус-туганнарыңны өеңә чакырмаска, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр белән контактларны чикләргә чакырды.

«Яшь кешеләрдә әлеге инфекция симптомсыз яки җиңелчә симптомнар белән уза, әмма симптомнар күзәтелмәгән бер авыруның икенче берәүгә чир йоктырырга мөмкин икәнлеген онытмаска кирәк», - диде спикер.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда кертелгән чикләү чараларының коронавирусны кисәтүдә әһәмияте гаять зур.

Фото: архив / Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев