Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Павел Дуров Telegramны блокировкалау нәтиҗәләре турында сөйләде

Мессенджерга нигез салучы социаль челтәрләрдә террорчылык куркынычы шул ук дәрәҗәдә калачагын, ә Россия халкы куркынычсызлыгы кимиячәген язган.

Telegram мессенджерына нигез салучы Павел Дуров блокировкалау турындагы карарны конституциягә каршы дип атаган. Бу хакта ул VK-битендә язган.

Дуров иртән башланган блокировка аркасында сервис кайбер элемтә операторларында тотрыксыз эшләргә мөмкин, дип белдергән. Аннан ул блокировкалау нәтиҗәләрен пунктлап аңлаткан.

“15 миллионлап россияленең тормыш сыйфаты начарлана, чөнки Telegramга VPNнан башка вакыт-вакыт тоташып булмаска мөмкин”, — дип саный Дуров.

Шул ук вакытта мессенджерга нигез салучы блокировка Россиядә террористик куркынычны киметмәячәк, дип белдерә. Дуров фикеренчә, “экстремистлар шифрланган элемтә каналларыннан куллануны дәвам итәчәкләр – башка мессенджерларда, яисә VPN аша”.

Шулай ук, аның фикеренчә, блокировкалау нәтиҗәләре арасында халык куркынычсызлыгы кимүе тора, “чөнки россиялеләрнең шәхси мәгълүматлары нейтраль мәйданнан АКШтан WhatsApp/Facebook контрольдә тотучы Россия мәйданнарына күчә”.

Дуров Telegram командасы россиялеләр язышуының сере саклану хокукы булуны таләп итүне дәвам итәчәкләр, дип билгеләп үткән.

Фото: https://vk.com/id1

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев