Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Павлова: Пенсия алды кешеләре хезмәт стажын югалтмыйча яңа һөнәр ала алачак

Пенсия алды кешеләрен яңадан әзерләү программасы WorldSkills стандартлары буенча үткәреләчәк.

Россиядә пенсия алды кешеләре булачак пенсияләренең күләменә йогынты ясый торган хезмәт стажын югалтмыйча бушлай квалификация үтә алсын өчен шартлар тудырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хәбәр итте.

«Пенсия алды гражданнары, эштән аерылмыйча, бушлай квалификация үтә алсын өчен, дәүләт дәрәҗәсендә барысы да эшләнә. 2019 елдан Россия Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча Федераль хезмәт ярдәме белән «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында пенсия алды яшендәге кешеләрне яңадан квалификацияләү программасы гамәлгә ашырыла. Алар, эшләүдән аерылмыйча, федераль бюджет акчалары хисабына өйрәнү узарга һәм хезмәт эшчәнлеген яңа һөнәрдә дәвам итәргә мөмкин. Программа WorldSkills стандартлары буенча гамәлгә ашырыла», - диде Павлова.

Аның сүзләренчә, яңадан әзерләү WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына булдырылган ресурс үзәкләрендә барачак. Гамәлдәге закон буенча пенсия исәпләү өчен иминият стажына уку чоры, шул исәптән яңадан квалификация узу чоры керми. Чөнки бу вакытта кеше өчен пенсия фондына взнослар түләнми.

Ольга Павлова билгеләгәнчә, яңа белгечлек алу пенсия алды кешеләренә бушлай яңа күнекмәләр алырга һәм хезмәт стажын саклап калырга ярдәм итәчәк. 

Фото: архив/Султан Исхаков

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев