Саба таңнары

Пенсионер әби үз теләге белән акчадан колак каккан

Төнге өчтә шалтыраткан билгесез затлар үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштыра һәм карчыкның "киявен" бәладән йолып калыр өчен акча кирәклеген хәбәр итә. Вакыйга күпләргә мәгълүм сценарий буенча бара. Әбекәйне йокы аралаш куркуга салган ир-ат үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра. Үзе дә сизмәстән киявенең исемен атаган пенсионерга якын кешесенең җинаять эшләгәнлектән тоткарлануын,...

Реклама

Төнге өчтә шалтыраткан билгесез затлар үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштыра һәм карчыкның "киявен" бәладән йолып калыр өчен акча кирәклеген хәбәр итә.

Вакыйга күпләргә мәгълүм сценарий буенча бара. Әбекәйне йокы аралаш куркуга салган ир-ат үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра. Үзе дә сизмәстән киявенең исемен атаган пенсионерга якын кешесенең җинаять эшләгәнлектән тоткарлануын, аны йолып алыр өчен 150 мең сум акча кирәклеген әйтә. Килешкәнлекне белгертеп, алдан 10 мең сум акчаны курьер аша җибәрергә куша.

Әби шулай эшли дә. Акчасын биргәч киявенә шалтыратырга уйлый һәм үзенең алданганлыгын белә.

Әлмәт таңнар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: