Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия яшен арттыру турындагы карар кабул ителмәде - Дмитрий Медведев

Россия Хөкүмәте башлыгы бу хакта Липецкида пенсионерлар белән очрашуда белдергән.

Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев пенсия яшен арттыру турындагы карарның кабул ителмәвен әйткән. Ул бу белдерүне Липецкида "Сосновый бор" инвалидлар һәм өлкәннәр өчен тернәкләндерү үзәгенә сәфәр барышында ясаган.

"Бу темага әлегә бернинди карар да кабул ителмәде. Әмма шул ук вакытта без, әлбәттә, илдә гомер озынлыгы артуны истә тотарга тиешбез", - дип яза РИА "Новости".

Аның сүзләренчә, россиялеләрнең 90 проценттан артыгы пенсия яшен арттыру яклы түгел. Шул ук вакытта, Премьер сүзләренчә, үзгәрешләр кертү мөмкинлеге хакында фикер алышулар әле дә бара.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев