Яңалыклар
Пенсиягә өстәлүче акчага кемнәр өметләнә ала?
Балалары булган әниләрнең пенсияләренә акча өстәлүе турында ишетүчеләр редакциягә да шалтыраталар. Бу хактагы сорауны без район Пенсия фонды хезмәткәрләренә юлладык. Аннан безгә түбәндәгечә җавап бирделәр.
Пенсиягә өстәлүче әлеге өстәмә акчага 2015 елга кадәр пенсиягә чыгучылар өметләнә ала. Бала белән декретта утырган әниләрнең бу вакыты элек стажга кергән. Хәзер исә, шул...
Балалары булган әниләрнең пенсияләренә акча өстәлүе турында ишетүчеләр редакциягә да шалтыраталар. Бу хактагы сорауны без район Пенсия фонды хезмәткәрләренә юлладык. Аннан безгә түбәндәгечә җавап бирделәр.
Пенсиягә өстәлүче әлеге өстәмә акчага 2015 елга кадәр пенсиягә чыгучылар өметләнә ала. Бала белән декретта утырган әниләрнең бу вакыты элек стажга кергән. Хәзер исә, шул елларны баллга күчереп, пенсиягә бераз акча өстәтү мөмкинлеге бар. Бу очракта мәрәҗәгать итүчеләрнең барысының да гаризалары аерым тикшерелә. Кемнеңдер пенсиясе - 5, кайберәүләрнеке - 200 сум, тагын да күбрәккә, кемнекедер бер тиенгә дә артмаска мөмкин. Шуңа күрә төгәл җавап алу өчен район Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән балаларыгызның туу турындагы таныклыгын, СНИЛС, паспортыгызны (барысының да төп нөхсәләре) алып килергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев