Без совет заманында 136 сум белән пенсиягә чыктык. Бу акчалар бик зур булып санала иде. Тик бүген пенсиябез башкалардан әллә ни аерылмый. Беркөнне өй телефоныма шалтыраттылар. Билгесез кыз үзен дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан дип таныштырды. Совет заманында алган пенсиям бүгенге көн белән исәпләгәндә, ун тапкырга артыграк булырга тиеш, ләкин без аның бер өлешен генә алабыз, имеш. Минем 9 мең пенсиям дә 18 мең булырга тиеш дип санадылар. Гариза язарга, паспорт номерларымны әйтергә куштылар. Үзем турында мәгълүмат биргәнче, башта киңәшләшергә булдым. Чынлап та, совет заманындагы пенсия акчасын хәзер арттырып алырга буламы?
Дания Нурмиева, Яшел Үзән районы.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге бу алымны мошенниклар эше дип атый. Чынлап та, пенсияне ун тапкырга арттырабыз дип вәгъдә итүче ялган оешмалар барлыкка килгән. Алар капкынына эләгүчеләр дә бар. «Өстәмә акча түләтеп, документларыгызны кире рәсмиләштерәбез, дип шалтыратучы мошенниклардан сак булыгыз. Берүк, алдана күрмәгез», - дип кисәтә Татарстан Пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. «1956 елдан «Дәүләт пенсияләре турында»гы СССР законы гамәлдә булган. Аннары (1990 елның 20 ноябреннән № 340-1 закон нигезендә) барлык пенсияләрне дә кире исәпләгәннәр, индексация закон нигезендә ясалган. Бернинди оешма да аларны ун тапкырга арттырып түли алмый. Сезгә мондый тәкъдим белән шалтыратсалар, Татарстан Пенсия бүлегенең элемтә үзәгенә 279-27-27 номеры буенча шалтырата аласыз», - дип шәрехләде Татарстан пенсия бүлеге хезмәткәрләре.
Нет комментариев